Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

IV Эшлекле хатын-кызлар форумы

14 сентябрь көнне Татарстанның эшлекле хатын-кызлары ел саен уздырыла торган IV Эшлекле хатын-кызлар форумына җыела. Чара Иннополис шәһәрчегендә үтә. Хатын-кызлар “Многогранность женщины как условия успешного процветания общества” дигән темага фикер алышачак. Форумны “Татарстанның эшлекле хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы уздыра. Бу хакта журналистларга “Татмедиа” мәгълүмат агентлыгында булган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Форумда актив эшчәнлек алып барган, эшкуарлык белән шөгыльләнгән, иҗтимагый тормышка да үзеннән өлеш керткән һәм, әлбәттә, гаиләсенә дә җитәрлек вакыт багышлаган 300дән артык хатын-кыз катнаша. Алар татарстанлылар гына түгел, ә Мәскәү, Санкт-Петербург кебек шәһәрләрдән, төрле төбәкләрдән килгән нәфис затлар. Чарага быел җырчы Эльмира Кәлимуллина да чакырулы икән. Форумда эш берничә секциядә оештырылачак: идарә өлкәсе, финанс мәсьәләләре, социаль тармак, малтабарлык һәм гаилә. Биредә шулай ук ярминкә дә эшләячәк. Анда исә зәркән эшләнмәләре, косметика продукциясе һ.б. төрле тауар белән танышып, сатып-алып булачак. Казанның беренче санлы коррекция мәктәбе укучылары ясаган кул эшләнмәләре дә катнашучылар хозурына тәкъдим ителәчәк.

“Бу форумның эшлекле очрашуга гына кайтып калмавын, ә бәйрәмгә әйләнүен телибез”, – диде матбугат очрашуында “Татарстанның эшлекле хатын-кызлары” иҗтимагый оешмасы президенты Лиана Сәетова. Шуңа күрә, бирегә эшлекле хатын-кызларны балалары белән килүен көтәләр. Сабыйларга махсус уен бүлмәсе булдырыла. Әниләре мөһим проблемаларны чишү юлларын эзләгәндә, алар шунда уйнап, психолог белән шөгыльләнәчәк. Форум ахырында катнашучылар арасында лотерея уйнатылачак. Призлар исә бик мавыктыргыч: матурлык үзәге, спа-салоннан сертификат, ял итәргә барырга юллама… Кыскасы, берәү дә буш кул белән кайтып китмәячәк.

Чыганак: http://idel-tat.ru 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев