Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Истанбул аэропортындагы теракт турындагы эш буенча Татарстан кешесе Айрат Вахитов тоткарланган

Төркиядә Американың Гуантанамо төрмәсенең элекеге тоткыны, Татарстанда туып-үскән Айрат Вахитов тоткарланган. Ул тагын 30 кеше белән бергә Истанбул аэропортында теракт кылуда шикләнелә. Бу хакта «Hurriyet» газетасына сылтама белән "Интерфакс" хәбәр итә. Төркиядәге Төньяк Кавказ мөселман җәмгыятендәге чыганак мәгълүматлары буенча, Айрат Вахитов 5 июль көнне кораллы террорчылык төркеме әгъзасы булуда шикләнеп тоткарланган. Басма мәгълүматларына караганда, Төркиядәге көрәштәшләре Вахитовны тиздән азат итәрләр дип өметләнә һәм аның "Ислам дәүләте" (Россиядә эшчәнлеге тыелган оешма) әгъзасы булмавын әйтә. Алар Вахитовны Сүрия халкына гуманитар ярдәм күрсәтү операцияләрендә катнашуын әйтә. Үзен "Сәлмән Болгарский" дип атаган Айрат Вахитов 1980 нче елгы. Күпмедер вакыт Чаллының "Тәүбә" мәчете имамы булып торган, 1990 елда Әфганстанга киткән. 2001 елда аны АКШ хәрбиләре кулга ала һәм талиблар ягында сугышкан берничә россияле белән бергә "Гуантанамо" төрмәсенә ябалар. 2004 елда Вахитовны Россиягә тапшыралар. Шул ук елны, террорчылар белән элемтәсен раслаучы дәлилләр җитәрлек булмаганга, иреккә чыгаралар. 2005 елда Вахитов, Татарстанда һәм кайбер күрше төбәкләрдә терактлар кылуда шикләнелеп, ике айга кулга алына. «Hurriyet» язганча, аннары ул Ерак Көнчыгышка китә. 2011 елда ул интернетта урнаштырган "Җиһадка ярдәмнең 39 алымы һәм аңарда катнашу" видеоролигын Татарстан прокуратурасы экстремистик дип таба. Искәртәбез: 28 июнь кичендә Ататөрк исемендәге аэропортта берничә шартлау яңгырады. 43 кеше үлде. ММЧ мәгълүматлары буенча, терактны Үзбәкстан, Кыргызстан һәм Россия (Дагыстан кешесе) гражданнары эшләгән. Элегрәк соңгы өч тәүлектә Төркиядә, Истанбул аэропортындагы терактта катнашуда шикләнелеп, 30 кешенең кулга алынуы турында хәбәр ителгән иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев