Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Иртәгә Динә Гарипова «Беренче канал»да композитор буларак чыгыш ясаячак

«Голос» телепроектының беренче сезонында җиңүче, «Евровидение» финалисты, татар кызы Динә Гарипова "Беренче канал"да Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган концертта беренче тапкыр композитор сыйфатында чыгыш ясый. Татарстанның атказанган артисты бу хакта социаль челтәрләрнең берсендә үз битендә язган. "Ниһаять, үзем иҗат иткән «Ты для меня» җырының авторы буларак, беренче тапкыр чыгыш ясыйм. Бу искиткеч бәйрәмдә беренче тапкыр үз җырымны башкару мөмкинлеге өчен рәхмәт", - дип язган Гарипова. Концерт трансляциясен иртәгә, ягъни 8 июльдә "Беренче канал"да карап булачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев