Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Иңнәрендә - милләт вазифасы...

Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге  драма һәм комедия театры  бинасында әдәби җәмәгатьчелек - күренекле татар әдибе күпкырлы талант иясе Айдар Хәлимнең 75 яшьлек юбилеен тантаналы төстә билгеләп үтте. Рәсми котлауларның шактый ук тыйнак булуына да карамастан, каләмдәшләре, татар сәнгатенең күренекле вәкилләре һәм гомумән халкыбызның милли рухлы әдәбият сөючеләре юбиляр иҗатына югары бәя биреп, әдипнең бүгенге мәдәниятебез үсешендә һәм милләтнең рухи тормышында тоткан лаеклы үз урынын шактый төгәл ачыкларга омтылыш ясады. А.Хәлимнең бигрәк тә иҗтимагый иҗат активлыгы, кыюлыгы, фидакарьлеге, көрәш ялкыны белән өртелгән публицистикасы, көн кадагына суккан масштаблы чәчмә әсәрләренең уңышы ассызыкланды. Бүгенге катлаулы заманда киң катлам укучыларның аны башлыча милләтпәрвәр әдип итеп күзаллаулары бик табигый. Кичәнең бик җылы атмосферада уртак бер тында үтүенә карамастан, шулай да, миңа калса, әдипнең шагыйрь буларак олылыгы кичәдә тиешенчә ачылып җитмәде төсле. Шагыйрь дигәндә мин монда аның шигырьләр һәм поэмалар, ягъни тезмә әсәрләр язуын гына түгел, киңрәк мәгънәсендә – сүз рәссамы буларак ирешкән югары дәрәҗәсен, шәхси батырлыгы турында да истә тотып әйтүем. Шуңа күрә әлеге мәкаләмдә дә әдипнең гаҗәеп күпкырлы иҗатына җентекләп тукталып тормастан, барыннан да элек аның шигъри фикерләвенә һәм шагыйрьлек шәхесенең олылыгына җентекләбрәк тукталып үтүне үзәккә куям. Чөнки аның югары сыйфатлы, өлгереп җиткән бай мирасын бүгенге пыскып янган әдәбиятыбыз үсеш фонына куеп караганда, мондый якты, юмарт иҗат казанышлары аеруча ачык күзгә ташлана. Барыгызга да яхшы мәгълүм, А.Хәлимнең шагыйрьлеге тумышыннан һәм аның һәрбер сулаган сулышында: табигать аңа нечкә тоемлау, тынгысыз йөрәк биргән. Балачагы югалтулы тирән кичерешләр, мәңге әрнүле язмыш алып килгән. Шундый ук нечкә бәгырьле, авыр язмышлы халкы, якты өметен, хикмәтле акылын сеңдереп, аны туры сүзле язучы итеп тәрбияләп үстергән. Күпкырлы каләм иясе булуына – поэзия, публицистика, проза, драматургия жанрларының һәркайсында бердәй югары дәрәҗәдәге профессиональ әдәби көчкә ия икәнлеген раславына карамастан, иҗатында без аны барыннан да бигрәк шагыйрь итеп кабул итәбез. Хикмәт, үзе әйткәндәй, шигырьләрен беренче хәрефләрне тану белән бергә кораштыра башлаганы өчен генә түгел, әлбәттә... Айдар Хәлим холык-фигыле, яшәү рәвеше, иҗат максаты һәм көрәш кыйбласы, эшчәнлек стихиясе – кыскасы, көндәлек адым-атламы, бөтен барлыгы белән чын мәгънәсендә шагыйрь. Аның «Тәнем дә юк минем — тоташ йөрәк...» дип язуы тикмәгә түгелдер, күрәсең... («Унөч адым», 1991). Каләмдәше Равил Фәйзуллинның аны «ике башына да ут капкан шәм» итеп, «өстәвенә уртасын үзе теләп яндырган» бүгенге көннең иң актив милләтпәрвәр публицисты» итеп күзаллавы да («Татарстан», 2002, 1 сан) әдипнең эчке җегәре һәм темпераменты хакында ачык сөйли булса кирәк. А. Хәлимнең шагыйрьлеге, билгеле, барыннан да элек аның ярты гасыр вакыт эчендә язган шигъри әсәрләрендә чагылыш таба. Әмма аңарда бу сыйфат, Ходай рәхмәте, үтә дә киң диапазонлы, үтә дә күп кырлы. Әдип иҗатында берьюлы җиделәп жанрның үзара керешеп яшәве дә бер дә юкка түгел бит. Әдипнең эчтәге шигъри талант омтылышы, күрәсең, шулай тормыш-яшәешнең төрле аспектларына алып чыгып, төрле ракурс, төрле мөнәсәбәт, төрле масштаблардагы тасвирын җанландырып бирү ихтыяҗын китереп тудырадыр?.. А. Хәлимнең әдәбиятка килүе мәктәп елларына ук барып тоташса да, иҗади эзләнүләре, рухи өлгерүе җиңел генә юлдан барды дип әйтә алмыйбыз. Казан дәүләт университетының журналастика факультетын тәмамлаганнан соң да ничәмә ничә еллар буена аның төрледән-төрле профессия-хезмәт төрләренә мөрәҗәгать итүе дә, төрле жанрлар өлкәсендә алып барылган иҗади эзләнүләре дә, хәтта үзенең рухи кыйбласы санаган, шунда белем алган Казаннан аерылып, читтә яшәргә, шигырьләрен дә башкорт телендә язып һәм бастырып яшәргә мәҗбүр булуы да шушы бер гомер эченә сыйган. Әмма үз-үзеңнән качып яшәү мөмкин түгел, иртәме-соңмы Заман шагыйрьне эзләп табып, аңа үзенең «Милләтең, халкың алдында кем син?» дигән соравын бирәчәк. Бер генә чын шагыйрьнең дә бу кырыс сораудан читтә торып калганы юк. А.Хәлим бүген, миңа калса, Заманның бу четерекле соравына лаеклы җавабын биргән, аның кырыс сынавын исән-имин үтен чыга алган, бу катлаулы җәмгыятьтә үз урынын табып, милләтнең үзенә йөкләгән Вазифасын, бәхете дип белеп, аның якты киләчәгенә ашкынган, шул көнне якынайту өчен көндәлек ыгы-зыгылы йөкне намус һәм шагыйранә дуамаллык белән төпкә җигелеп тартып барган шагыйрь. 1. - Шагыйрь Айдар Хәлим шигърияткә алтмышынчы еллар уртасында үзенең киң үлчәмле, иркен сулышлы табигать шигырьләре һәм халкы язмышын үзәккә куеп язган әсәрләре белән лирик шагыйрь буларак килеп кергән иде. Бу чорда иҗат ителгәннәрнең типик бер мисалы итеп, аның «Туган җиремә» (1967) шигырен алып карарга мөмкин: Җил какса да, моңын түгә челләдә көйгән курай, Яшьтән кайгылар күп күргән кеше дә шулай бугай. Тальян таушыннан уянып, бишектән төштем дә мин, Төймә кадәр зиһенемә сыйдырып җирнең ямен, Өметен көлгә яшереп тын алган далаларга, Итәк тулы бала белән тол калган аналарга,. Ирләр тавышын юксынып җәйрәгән басуларга, Ятим яшьлекне ләгънәтләп кайнаган ярсуларга, Их, җырладым, «Таштугай»ны, тургайлар куансын дип, Җырладым тауларга басып, үзәннәр юансын дип... Яшәвемнең кыйбласыннан кан табын юдың, дөнья! Мең тапкыр – «үлдем» дигәндә, илһамың бирдең, дөнья! Ярты гасыр элек язылуына карамастан, хәзер дә актуаль һәм өр-яңа булып яңгыраган бу шигырендә 25 яшьлек автор җир тормышының әрнүле җәрәхәте аша дөньяга шундый оптимистик рух белән сугарылган шигъри авазын сала алган. Бу юлларда – вакытлыча яшәеш гармониясен җуйган күңеле китек җаннарны, олы табигатьне җыры белән ямьләр өчен туган яшь шагыйрьнең киләчәктә ныклап үсеп китәчәк ныклы яшәү-көрәш позициясе чагыла. Шул ук елда язылган «Баймак» шигырендә дә без туган җир табигате һәм яшь шагыйрьнең тормышка булган мөнәсәбәте арасында туган очкынлы шигърият, эчке күңел гармониясен тоемлыйбыз: Баймак, Баймак!... Җиләс күлләр иле! Аең да бит алтын көймә күк. Йолдызларың һәрбер изге хискә Чишелергә торган төймә күк... Күрәбез, шагыйрь – йә бар, йә юк ул... дигән кырыс гыйбарәне раслагандай, автор беренче җитди адымнарыннан ук үзеннән нәрсә таләп ителгәнлеген яхшы аңлый һәм, сизгер каләм иясе буларак, чынбарлыкны тасвирлауда үзенә дөрес күрү ноктасы сайлый. Табигать, халык тормышы темаларына үрелеп балачак, яшьлек, мәхәббәт темалары килеп керә. Мәхәббәт А. Хәлим шигъриятенең үзәген алып тора дисәк тә ялгышмабыз. Аның мәхәббәт темасына язылган «Мәхәббәтем турында монолог», «Ут», «Заман башында» һ.б. шигырьләре, «Печән чапканда», «Набат белән Нәфисә» поэмалары аерым бер игътибарга лаек. Мәхәббәтнең фанилыгы һәм илаһилыгы яшәешнең серле һәм бер феноменаль күренеше буларак шагыйрьне гомере буе озатып, эзәрлекләп килә: Каурый белән хәят көзгесеннән Бар тапларны сөртсәм, кыз бала, Гүзәл Илаһ булып бу көзгедә Синең генә нурлы йөз кала... («Заман башында», 1989) Авторның «Колмак җыя кызлар» (1966), Печән чапканда» (1970-1971), «Урнаш» (1981) һ.б. бик күп әсәрләрендә бүгенге укучы тарафыннан табигать сөю, йола, хезмәт матурлыгының симфоник поэмасы рәвешендә кабул ителә. Алардан яктылык, җылылык, гармония, бәхет, оптимистик рух аңкып тора. 2. - Шагыйрь лирикасына аның икенче кодрәтле таланты – публицистик көрәш авазы килеп өстәлә.Милләтпәрварлык - рухы авторның алтмышынчы еллардагы башлангыч чор шигырьләрендә үк бик ачык күзгә ташлана. «Адаштым...» (1986) шигырендә инде без моның эчке сәбәпләрен дә, яралу механикасын да ачык күреп торабыз.Тормыш, үзенең табигый гармониясен югалтып, лирик герой каршысына һич көтелмәгән сәер парадокслары белән килеп баскан: Адаштым таныш урында, нык аек булсаң кыен; Упкыннарга алып керде кемнәрдер таккан уем... Лирик герой «тауга тезләнгән авылларның нидер ялваруларын» күрә, әмма ул чарасыз: Тирбәлә телдә якты сүз, тик нигә өзеп булмый? Ник җиргә шатланып баксаң, кайгырмый түзеп булмый? «Өзелгән кыл» (1979) шигырендә ул, «Сабыр итмә, Заман, таләп ит син!» дип, шигърият алдына бурычны тагын да кискенрәк, кырысрак төстә куя һәм биредә хәтта Заманның үзен дә ашыктыра сыман. 3. - Авторның зирәклеге, тормыш тәҗрибәсе арткан саен шигырьләрендә фәлсәфи лирика үзәк урынны ала бара. «Вулкан төбендә, тетрәнеп...» (1986), «Сократ печән өстендә...» (1996) шигырьләре авторның соңгы еллар иҗатында киңәеп үсеп барган фәлсәфи тирәнлеге белән истә кала. Җәмгыятебезнең тискәре бер социаль-психологик портретын һәм, гомумән, заманыбызның символик рәсемен автор иҗатының шедевры саналырга лаеклы булган «Тилергән сирень турында баллада» (1986) шигырендә тудыруга ирешә. Игътибар итегез, шигъри тукыма үзе социаль җирлектә бар ителгән , ә менә аны туку чаралары тирән лирика – йөрәк һәм җан авазыннан яратылганнар: Кара төннән – ап-ак! – ут капкандай, чаба, Дөбердәтә ишек, тәрәзләрне кага. Кабынмый тәрәзләр, ачылмый ишекләр, Үлгән мәллә дөнья – өрми бер көчек тә! Чәчкә аткан сирень кемгә сөйләр серен? Сөйләр кеше тапмый, тилергән бу сирень. Әлеге шигырьнең һәрбер юлыннан бүгенге заманга хас ташкүңеллелек, матурлыкка карата рухи сукырлык, башкалар язмышына битарафлык аңкып тора. Мондый кешеләр, мондый шәһәр, мондый авыл,  хәер, бу урында кешелекнең дип әйтү иң дөресе булыр иде, яшәгән йортларына һәм аларның башкалар язмышына ни рәвешле тәэсир ясавына күз салыйк: Җирдә басар җир юк – вак пыяла шыгрым. Чүплеккә әйләнде кан коелган урын. Сирень күккә качты, ул йолдызга ашты: Юк йолдызда урын – аны корал басты. Кире төште сирень, сагынып туган җирен. Туган җирен тапмый, тилергән бу сирень. Сиреньне ботарларга дип, «артыннан мең кул» сузылган, ул инде кешеләрдән кача... аны куалар. Ниһаять, каршы йөгереп, лирик герой аны үлемнән коткарып кала – сирень аның «учына сикерә». Яши хәзер сирень бары минем учта. Кайный ул чәчкәдә җәй дә, кыш та. Аның баскан урыны – адәмзат учы тар булса да, тыны иркен, чөнки «чәчкә аткан өчен үч алалмый һичкем». Шулай итеп, сирень шагыйрь күңеле биләмәсендә сыену таба. Әмма: Савыкканга сирень – дошман тилереште, Кызганып аларны, сирень җиргә төште. Һәм инде билгеле, сиреньнең моннан соңгы язмышы заманча фаҗигале төстә хәл ителә: Хәстәрлекле мең кул эләктереп алды, Ап-ак хәзинәдән төпсә торып калды... Шулай итеп, кешеләргә үзенең хуш исле ак чәчәге белән матурлык, шатлык, бәхет алып килгән сирень – Ходай бүләге, шул кешеләр тарафыннан ук юкка чыгарыла. Шәхесләрнең һәм талантларның әче язмышын автор әнә шулай тирән, мәңге онытылмаслык итеп, символик төстә ачып күрсәтүгә ирешә. 4. - 2004 елда шагыйрьнең колачлы эпик талантын күрсәткән әсәрләре – 18 исемдәге поэма, новелланы үз эченә алган «Печән чапканда» исемле китабы басылып чыкты. Бирегә кергән Чернобыль фаҗигасенең асылын ачып салган «Эксперимент–86» поэмасы укучы күңелен тетрәтерлек итеп иҗат ителгән. Әдипнең беренче карашка шундый сәяси эчтәлекле темага да оригиналь шигъри яңгыраш бирә алуына монда сокланырга гына кала. 5. Авторның шул ук китапта урын алган тагын да игътибарга лаек өч поэмасын ассызыклап үтәсе килә. Бу – шагыйрьнең мәгълүм «Биктырыш»ы һәм классик дәрәҗәдәге балалар шигърияте үрнәкләре «Казлар көткәндә» һәм үсмерләр тормышыннан алып язылган «Урнаш» поэмалары. Автор аларда үзенең талантлы классик балалар шагыйре булуын раслый. «Кыярга төшкән малайлар турында баллада» шигыре хәзерге көн өчен инде шактый ук сәер тоелырга мөмкин һәм бүгенгедән дә бигрәк, үткән көннәрнең көлкеле дә, моңсу да, романтик һәм гыйбрәтле дә булган маҗаралы бер күренешен – колхоз кыярына керү вакыйгасын чагылдыруы белән кызыклы. Бу безгә ниндидер дәрәҗәдә яңа, аеруча «колхоз заманасы» тудырган йола сурәтләнеше буларак та бик кызыклы. Кайтты разведка. Җиткерде: «Каравылчыдан кинән: Шәрифҗан карт намаз укый Мисыр мәкаме белән». Яратамыз без бабайны. Беләмез чамасын да: Биш кенә урап китәмез биш вакыт намазында. Автор биредә балачакка хас шаян-шуклыгы, хыялый уйчанлыгы белән укучыга бу «тыелган эшнең» романтик тәмен бөтен тулылыгы белән шигъри дәрәҗәдә тоярлык итеп җиткерә: Су белән кояш бәбәе! Саумы, әй, кыяр туган!.. Сөекле хуш исләреңне кем генә иснәп туйган!.. Шулай итеп, «дәүләте бай», әмма «малы булмаган», «ярый-ярамый» йозагын кадак белән ачкан» һәм үз сукмагыннан «ләззәтле газап белән эз салган» бала чакның онытылмас хәтирәләрен автор хикмәтле бер шигърияткә әверелдерә. Шушындый хыялый, шигъри табигатьле балачак дөньясына геройның дуслары, аларның уеннары, мөнәсәбәтләре, мәхәббәт, сугыш арты елларының романтикасын җуймаган кырыс реаль тормышы килеп керә. Үзе саклап үстергән, үзе белән бер җан булып әверелгән бәбкәләренең үлеме, гаделлек өчен көрәш мотивлары урын ала. Бу җәһәттән авторның «Казлар көткәңдә»се Тукайның «Су анасы», «Шүрәле», Такташның «Караборынның дусты» кебек мәшһүр әсәрләрнең лаеклы дәвамы булып тора. Поэмалар нисбәтеннән чыгып караганда, бу гүзәл шигъри повесть безгә егерменче еллар шигъриятендә балкып янган Хәсән ага Туфанның үлемсез поэмалары рухын гасыр азагына китереп җиткерә. Әмма бу фикерне без аның балалар шигъриятенә карата гына түгел, өлкәннәр өчен язылган шигырь-поэмаларына карата да әйтә алабыз. Шагыйрьнең балалар өчен һәм өлкәннәр өчен язылган әсәрләре дә талантның бертигез киеренкелегендә иҗат ителгән. Аларны сыйфат ягыннан бер-берсеннән аерып алып булмый. Алар органик рәвештә кендектән үк бергә бәйләнгән. Беркемгә дә сер түгел, XX йөзнең соңгы еллары татар шигърияте өчен бик үк юмарт булмады. Ни кызганыч, Заман сораган кыю ачышлы, яңа шигъри сүз гасыр азагында яңгырамады. Булганнары да билгеле бер дәрәҗәдә тоныкланып, сүлпәнәеп ишетелде. Шагыйрьләр, ни хикмәттер, халкыбыз һәм милләтебезнең җан сызлавын дәвалый алмадылар, иман һәм кыйблаларын ачыклап, билгеле бер дәрәҗәдә пәйгамбәрлек вазифасын алып, аның барыр юлын күрсәтә белмәделәр, нигездә, су көзгесе өстеңдә үз-үзләренең сыннарыннан соклану белән мәшгуль булдылар. А. Хәлим исә, миңа калса, бу җитешсезлекне билгеле бер дәрәҗәдә йомшартты, күп санлы шагыйрьләребезгә үрнәк күрсәтеп, поэзиябезне лаеклы төстә яңа гасырга илтеп чыгарды. 6. - 2014 елда авторның «Кырык тартма» дип аталган – 60 еллык сатирик һәм хикмәтле фикерләү иҗатын үз өченә алган нигездә үткен күзәтүле, төртмәле, шаяртулы шигъри этюд,  ике яки дүртьюллыклардан торган шигъри китабы дөнья күрде. Бу бәләкәй шигъри көндәлекләрдә автор каләме үтә дә кырыс – беркемгә дә дә рәхим-шәфкать күрсәтми. Гомуми күзаллау булдыру өчен аларның берничәсенең үрнәген дә мисал итеп китерик: Гәзит гомре – ике көн, өч көннән гәзит үлә; Өч көн-өч тинлек гәзиткә гомерең белән түлә. («Журналист», 2007) Казанда кайный-кайный, Бәрәңге күпне аңлый: Мөстәкыйль булып пешә, Корсакка әсир төшә. (Татар бәрәңгесе, 2010) Күрәбез, шагыйрьнең шигъри фикерләү амплитудасы поэзиянең бөтен жанрларында да үзен ирекле хис итә һәм һәрберсендә автор  әдәбиятыбызның казанышы саналырлык үрнәкләрен бирүгә ирешә. Инде әдипнең башка чиктәш – чәчмә, публицистика, драматургия, әдәби тәнкыйть, тәрҗемә һ.б. жанрларга күчеп эш иткәндә бу – авторның тумыштан салынган потенциал кодрәте – поэтик фикерләвенең яңа жанрда да асылда үзәк иҗат умырткасы булып ятуын күзаллау авыр түгел. Менә ни өчен «Өч аяклы ат» повесте шигъри символ булып кабул ителә, авторның «Хунвейбин» роман-эпопеясе Н.Исәнбәтнең мәкальләр җыентыгы сыман, төп сыйфаты – затлылыгын җуйган заман ул-кызлары өчен халкыбыз-милләтебезнең әхлакый-поэтик энциклопедиясенә әверелә. А. Хәлимнең «Татар балалар шигърияте һәм орчык-малай Биктырыш» (2010) исемле балалар әдәбияты тәнкыйтенә караган  китабына күз ташлыйк. Кайбер субъектив бәяләре белән килешмәгән хәлдә дә, авторның татар һәм дөнья балалар әдәбиятын эчтән торып белүенә һәм фәлсәфи югарылыктан торып фикер йөртүенә шаккатырлык. Әлеге юбилярыбызның тагын бер үзенчәлеге шунда – ул шушындый бай мирасны тудырган, инде теләгенә ирешеп тынычланган аксакал карт кына түгел, ул һаман юлда – иҗади эзләнүдә. Аның иртәгә, берсе көнгә тагын нәрсә язып атып укучысын шаккатырачагын беркем дә белми. Лауреат исемнәре белән аның биле путаланмаган, теле зынҗырланмаган. Ул ирекле шагыйрь! Бер истәлегендә ул малай чакта үзенең гаять көчле булуы, бергә әүмәкләшкән малайларның унысын бергә өеп кую да аңа берни дә тормавы турында яза. Инде килеп, бу карт әдипнең бүгенге көндә тагын да кодрәтлерәк талант көченә ирешүе күз алдыбызда. Ходай саулыктан һәм милли көрәш иҗатыннан аермасын, хөрмәтле аксакал!

 Равил Рахмани


Татарстан язучылар берлеге
фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев