Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Илдар Сәгъдәтшин: “Складларда бер китап та аунап ятмый, бөтенесе сатыла”

Татарстан китап нәшриятенең яңа проекты тест режимында эшләвен дәвам итә. “Татар әдәбияты үзәге” порталы Татарстан халкы арасында гына түгел, бөтен дөньяга чәчелеп яшәгән милләттәшләребезгә татар әдәбиятын таратуны максат итеп куя. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә китап нәшриятенең директоры Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте. Әлеге порталда интернет кибет һәм бушлай онлайн-китапханә булдырылган. Нинди жанрда, кайсы нәшрият тарафыннан чыгарылганы, авторы һәм нинди телдә булуына карамастан, биредә татар мәдәниятенә кагылышлы әдәбият урнаштырылган. Электрон китапханәдәге басмаларны төрле параметрлар буенча сайлап алырга һәм шәхси китапханәне формалаштырырга мөмкин. Андагы китапларны бушлай укырга да була, шулай ук кайбер китаплар түләүле вариантта да бар. Ресурс берничә телдә һәм заманча теләсә нинди кәрәзле техникадан уку мөмкинлеген күздә тота. “Кызыксынучылар шактый, складларда бер китап та аунап ятмый, бөтенесе дә сатыла. Без чыгарган китапларның 85 процент тирәсе татар телендә бастырыла. Нәрсә белән ешрак кызыксыналар дигәндә, бу күбрәк китаптан тора. Бәяләр төрлечә. Электрон китапларның бәяләре, бастырылган китапныкына караганда, 50 процентка түбәнрәк, ягъни ярты бәядән сатабыз”, - диде китап нәшрияте директоры.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев