Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Илдар Халиков белән Геннадий Зюганов Ленин һәм Сталин һәйкәлләренә чәчәкләр китерде

Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков Марий Элда Ленин һәм Сталин һәйкәлләренә чәчәкләр китерү тантанасында катнашты. “Звениговский” авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү комплексы мәйданнарын караганнан соң, Илдар Халиков КПРФ лидеры Геннадий Зюганов белән берлектә чәчәкләрне һәйкәлләр төбенә салды. Аннары Татарстан Премьер-министры белән КПРФ лидеры предприятиенең күзәтү мәйданчыгына юнәлде. Искәртеп үтәбез: Бүген Марий Эл Республикасының Шелангер бистәсендә Бөтенроссия агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре советы утырышы башлана. Тармакның көн кадагындагы мәсьәләләре турында фикерләшү өчен илнең 52 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан, вәкилләр җыелды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев