Игелек кылырга ашыгыгыз!

5-11 сентябрь көннәрендә Татарстанда “Игелек атналыгы” акциясе уза. Җиде көн дәвамында ярдәмгә мохтаҗларга булышлык күрсәтүгә юнәлдерелгән төрле чаралар үтәчәк.

“Игелек атналыгы”ның күркәм идеясен Instagram һәм “ВКонтакте” социаль челтәрләрендәге үз сәхифәләрендә “#ТатарстанныңЯхшыХәбәрләре” акциясенең башлануы хакында игълан иткән “ТАТМЕДИА” АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин да хуплады. “ТАТМЕДИА” АҖ акциясенең максаты – чын мәгънәсендә ярдәмгә мохтаҗларны бәхетле итүче игелекле затлар хакында бөтен республикага сөйләү.

“#ТатарстанныңЯхшыХәбәрләре” акциясендә үзенең игелекле гамәле, якыннары яки дусларының ярдәмгә мохтаҗларга булышлык күрсәтүе хакында сөйләргә теләгән һәркем катнаша ала. Яхшы хәбәр белән бүлешүе бик җиңел – моның өчен “Татар-информ” агентлыгының “ВКонтакте” (vk.com/tatarinform) социаль челтәрендәге төркеменә кереп, “Яңалык тәкъдим итү” төймәсенә басарга һәм игелекле гамәл турында җентекле мәгълүмат җибәрергә кирәк. “Татар-информ” журналистлары юлланган хәбәрне республиканың әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгының төп сәхифәсендә урнаштырачак.

Чыганак: http://idel-tat.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: