Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

«Хозур» нәшрияты Ислам турында видеороликлар сериясен төшерә башлады

Диния нәзарәте карамагындагы “Азан” радиосының баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов хәбәр итүенчә, өч минутлык әлеге видеороликлар вәгазь, нәсыйхәт, чакыру-мөрәҗәгатьләр жанрында булачак. «Монда гыйлем алуның зарурлыгы, Исламда гаилә кыйммәтләре, бүгенге җәмгыяттә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне саклауның мөһимлеге турында вәгазьләр булачак. Шулай ук Ислам динендә хәйриячелек, балаларны, яшьләрне экстремистик агымнардан ничек сакларга, яшьләр белән ничек диалог корырга кебек темалар да була. Видеороликларда, беренче чиратта, районнарның, шәһәрләрнең имам-мөхтәсибләре чыгыш ясаячак. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасарларының мөрәҗәгатьләре булачак. Аннан соң бүген үзләренең бизнесын алып барган, хәләл индустрия, дини юнәлеш белән бәйле, дини оешмалар белән элемтәдә торучы, аларга булышучы эшмәкәр мөселман егетләребез бар. Үзләренең мөрәҗәгатендә алар ак юлдан барып җәмгыятьтә нинди уңышка ирешүләре турында сөйләячәк. Әлеге егетләр яшьләргә үзләренең юнәлешләрен, максатларын билгеләү өчен үрнәк булыр дип уйлыйбыз», — диде Илнур Фәйзрахманов.

Ул шулай ук видеороликларның ике телдә, рус һәм татар телләрендә төшереләчәген билгеләп үтте.

Беренче видеоролик Корбан бәйрәмнәреннән соң әзер булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев