Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Хозур" нәшрият йорты балалар өчен дини китап чыгарды

"Хозур" нәшрият йорты балалар өчен дини китаплар линиясен ачты. Ул «Мир знаний» нәшрият төркеме белән бергә 6 яшьтән алып һәм өлкәнрәк балалар өчен «Моя прекрасная религия» китабын нәшер иткән. Мавыктыргыч, төсле китап кече һәм урта сыйныф укучыларын Ислам нигезләре, аның кыйммәтләре белән таныштырачак, табыну, тәхәрәт һәм госел турында җентекләп аңлатачак. «Моя прекрасная религия» - намаз буенча яхшы үзөйрәткеч һәм белешмә, балалар намаз уку нечкәлекләрен рәсемнәр буенча үзләштерәчәк. Мавыктыргыч хәдисләр һәм риваятьләр Ислам турындагы белемнәрне баетачак, биремнәр балаларны мөстәкыйль, игътибарлы булырга өйрәтә, хәтерләрен ныгытырга ярдәм итә, шигырьләр өйрәнү дингә мәхәббәт тәрбияли. Яңа китап - яшь мөселманнар өчен энциклопедия булып тора, дип хәбәр итә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Басманы әзерләүдә әйдәп баручы методистлар, рәссамнар һәм Ислам өлкәсендә экспертлар каттнашты. Китапны әзерләүчеләр элек язылган хезмәтләрне өйрәнгәннәр һәм укучыларын теләкләрен исәпкә алганнар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев