Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Хәзер кешеләр арасында гомер җебе иң озын булган Тәнзилә әби XIX гасырда ук туган

Әстерхан өлкәсенең Исламгазы бистәсендә яшәүче 120 яшьлек Тәнзилә Бисәмбәева – дөньяның иң өлкән кешесе. Гомер озынлыгы буенча ул Россия Гиннесс рекордлар китабына кергән. Интернет чыганаклары мәгълүматлары буенча, Тәнзилә әби - татар милләте вәкиле. Аның өч улы, ун оныгы, 24 оныкчыгы, оныкчыкларының 2 баласы бар. Тәнзилә Бисәмбәева 1896 елның 14 мартында Әстерхан өлкәсе Красноярск районы Исламгазы авылында сигез балалы ишле гаиләдә туган. Гомере буе колхозда тир түгә. Ире сугыштан кайтмый. Уртак уллары да озак яшәми, бакыйлыкка күчә. Бөтен илгә килгән афәт – Бөек Ватан сугышы вакытында Тәнзилә әби, чордашлары кебек, кышкы салкыннарда ялан кул окоп казый, дөягә салып, телеграф баганаларын да ташый. Сугыш беткәндә, хатынга инде 49 яшь була. Пешкән алма кебек тупылдап торган япь-яшь кызларга да ир булмаган чорда, Тәнзилә гаилә, балалар турында хыялланмый да. Ә тормыш үзенекен итә: инде пенсия кенәгәсе ачар вакыт җиткәндә, 60 яшьлек бер казакъ кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Тәнзилә 53 яшендә беренче уртак балаларын таба, бер елдан тагын берсен, 57 яшендә янә бәби алып кайта. Уллары хәзер үзләре дә пенсиядә, йортлары әниләре өеннән ерак түгел генә урнашкан. Ә Тәнзилә әби, үзе татар һәм казакъ кануннары буенча, төпчек улында яши. Әби өч улын да белемгә ом¬тылучан, кызыксынучан булып үстерергә тырышкан. Үзе русча бер кәлимә сүз белмәсә дә, балаларын, ничек булса да, бу телне өйрәнегез, дип үгетләгән. Шунысы кызык: әби 100 яшенә кадәр үз гомерендә бер тапкыр да табибка мөрәҗәгать итмәгән, балаларын да өйдә генә тапкан. Бары 100 яшьлек юбилеен билгеләп үткәч кенә, начар күрә башладым дип, күзенә операция ясаткан. Әби инде урамга чыкмаса да, өй тирәсендә иркенләп йөри, үзен үзе карый ала. Татар җырларын башкарырга да ярата икән. Оныклары аны тылсымчы дип уйлый, ә уллары һаман да әнисенең мәхәббәте, кочаклап сөюе теләсә нинди авырудан коткара икәненә ышана. Әниләренең озак яшәү серләрен уллары аның яхшы күңелле, тормышка позитив карашта булуында күрә. Әби бары тик натураль ризыклар гына ашый диләр. Әстерхан өлкәсендә 71 кеше йөз яшь чигенә җитсә, Татарстанда андыйлар саны – 189. Тәнзилә әби – дөньяда икенче иң озак яшәүче кеше, дип яза “Шәһри Казан” газетасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев