Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Хан мәчетендә бу гасырда беренче тапкыр никах укылды

Рязань өлкәсенең Касыйм шәһәрендә урнашкан Хан мәчетендә шимбә көнне никах укылды. Бу – XXI гасырдагы беренче никах. Шул хакта “Татар-информ” агентлыгына Рязань өлкәсе имам-мөхтәсибе Рәшид Бултачеев хәбәр итте. “1938 елның 26 декабрендә Касыймда Иске Хан мәчете бинасын гыйбадәт йорты булуыннан туктату һәм бинаны Касыймның туган якны өйрәнү музееның филиалы итү турында карар кабул ителә. Шул чордан башлап, биредә дини йолалар, шул исәптән никах укулар да, үтәлми башлый”, - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше. 2016 елның 16 июлендә, ХХI гасырда беренче тапкыр, Хан мәчетендә Дамир Исмәгыйлев белән Мария Федосеева никах укыттылар. Йоланы Рәшид хәзрәт Бултачеев үткәрде. Кайбер чыганакларга караганда, Хан мәчете (икенче атамасы – Касыйм хан мәчете) XV гасырда Касыйм хан тарафыннан төзелгән. Башка чыганаклар мәчетнең XVI гасырда Шаһгали (Шах-Гали) хан тарафыннан төзелгәнлеге хакында бәян итә. 1702 елда Петр патша боерыгы нигезендә мәчетнең кирпеч бинасы җимертелә, таш манара гына кала. 1768 елда, шул манарага терәп, Екатерина II боерыгы нигезендә, сәет Биктимер һәм аның улы Борһан Шәкуловлар, Ибраһим морза Чанышев ярдәме белән бер катлы таш бина төзелә. 1835 елда Борһан Шәкуловның оныгы Салих улы Хәмзә белән икенче катын төзүгә ирешәләр. 1938 елда мәчет бинасы өлкәнең туган якны өйрәнү музеена тапшырыла. 2013 елның ноябрендә Рязань өлкәсенең Абитраж мәкхамәсе мәчетне Россиянең Европа өлеше мөселманнарының Диния нәзарәтенә тапшыру турында карар чыгара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев