Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романы итальян телендә дөнья күрде

Бу хакта автор үзенең социаль челтәрдәге битендә җиткергән. “Менә нинди ул, итальянлылар күзләре белән себер пейзажы..”, – дип язган ул китапның тышлыгын шәрехләп. Гүзәл Яхина “Татар-информ” агентлыгының мәдәният күзәтүчесенә сөйләвенчә, роман өч мең данәдә SALANI нәшриятында чыккан, тәрҗемә авторы – Клаудиа Зонгетти. Автор әйтүенчә, “Зөләйха күзләрен ача” романын рус, татар телләрендә генә түгел, инде серб, төрек, фин, һолланд, кытай һәм эстон телләрендә дә укыйлар икән. “Венгр телендә менә-менә чыгачак. Алман телендә чыкты инде, февраль ахырыннан сатуда”, – диде ул. Немец телендәге тәрҗемә Германиядә, Австриядә, Швейцариядә сатылачак. Тәрҗемәгә тәкъдимне әлеге илләрнең нәшриятлары җиткерә икән. Авторның үзендә барлык тәрҗемә китаплар да бармы, дигән сорауга Гүзәл Яхина барлык нәшриятларның да аңа берничә данә китап җибәреп баруларын әйтте. “Кулыма чираттагы тәрҗемәне алгач,тыным кысыла, дулкынланам, билгеле. Мөгаен, Казанда, мәдәниятләр бергәлегендә үскән теләсә-кайсы кешегә хас булганча, мин дә башка илгә, мәдәнияткә өстәмә күперчек салу мөмкин булуына бик шатланам. Әгәр дә романны башка илләрдә укучылар барлыкка килсә, аны укып татар мәдәниятенә уңай караш туса, Россия тарихын бераз булса да әйбәтрәк беләчәкләр һәм мин моңа шат булачакмын”, – дип хисләрен белдерде язучы. Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы беренче тапкыр рус теленә 2015 елның май ае башында басылып чыкты. Ул үз дөньясы белән яши, тәрҗемә ителә, сәхнәдә куела, аның буенча кино төшерү ниятләнелә. Яңа әсәр шушындый ук биеклектә булмас, дигән курку бармы, дигән сорауга: “Үзең белән ярышырга тырышу һәм алдагыларын беренче романың белән чагыштыру мәзәк булыр иде. Яңа әйбер буенча эшлим. Әгәр дә ул нәшриятчыларга һәм укучыларга кызыклы була икән, мин шат булачакмын”, дип җавап бирде Гүзәл Яхина. “Яшермим, икенче әйберем авыр языла. Бигрәк тә аны көтеп торганга, таләпләр югары. Әмма һәр яңа әсәр – ул бала кебек. Уңышы нинди булуына карамастан, барыбер яратасың аны”, - дип саный язучы.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев