Гүзәл Яхинаның сәхнәләштерелгән романы тамашачылар мәхәббәтен яулады

Мәскәү сәхнәсендә "Сезон ахырында тәҗрибәләр" театр лабораториясе кысаларында халык арасында шау-шу кузгаткан роман авторы белән очрашу узды. 1 һәм 2 июльдә Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрында билгеле режиссер Искәндәр Сакаев "Зөләйха күзләрен ача" романы буенча спектакльгә эскизлар тәкъдим итте. Ике көндә дә 230 урынга исәпләнгән театр остаханәсе тамашачылар белән тулы иде. Бу хакта "Татар-информ"га биргән әңгәмәсендә Гүзәл Яхина сөйләде. "Бу көнгә кадәр экранда әлеге тарихны яхшы күзалладым. Ә сәхнә турында уйламадым, - диде Гүзәл. - Миңа аны сәхнәдә куюны күз алдына китерү кыен иде. "Мин Искәндәр Сакаевның "Театраль история"сен караган идем, шуңа күрә аның режиссерлык осталыгына тулысынча ышандым". Язучы фикеренчә, бу искиткеч эш. Спектакль күрсәтелгәнче режиссер текстының бер юлын да күрмәдем, шуңа күрә 47 минутлык театраль куелыш минем өчен көтелмәгән булды, диде Гүзәл Яхина. Сәхнәдә тарихның беренче өлеше - әсәр герое Мортазаны үтерүгә кадәрге тарих. Сәхнәдә дүрт герой: 30 яшьлек Зөләйха, өлкән яшьтәге Зөләйха, Мортаза һәм Упыриха. "Алар тарихны тавыш, мимика һәм ишарә белән белдерә. Бу җанландыра, - дип хис-кичерешәләре белән уртаклашты Гүзәл. - Чишелеше кызыклы, дөресрәге, ул Зөләйха дөньясының мәгънәсен белдерә. Тар дөнья, ул ирекле түгел. Минем карашка, бу чишелеш искиткеч, ул ахырга кадәр кызыксындыра". Киләчәктә эскиз спектакльгә әвереләчәкме дигән сорауга Гүзәл Яхина: "Искәндәр Сакаев белән без шулай булуын бик телибез. Әгәр тәкъдим булса, режиссер бик теләп риза булачак. Әлегә бу берничә атнада бик тиз һәм төгәл ясалган күзаллау гына", - дип билгеләп үтте ул. Эскизларны караган соң ике көн үткәч, 4 июльдә, роман авторы тамашачылар белән очрашты. Театрда узган өч кичәгә нәтиҗә ясап, Гүзәл Яхина романны сәхнәдә күрсәткәне өчен Искәндәр Сакаевка рәхмәт белдерде. Киләчәктә Зөләйха тарихының спектакль буларак күрсәтеләчәгенә өметләнүен белдерде. Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театрында Гүзәл Яхина белән очрашуга 50дән артык кеше килгән иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: