Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Р. Державин исемендәге Бөтенроссия шигърият фестивале быел әдипнең туган көне белән беррәттән вафатының 200 еллыгына да багышланды

14 июльдә Татарстанда бөек шагыйрь, дәүләт эшлеклесе Г.Р. Державин исемендәге Бөтенроссия шигърият фестивале булды.  Быел ул әдипнең туган көне белән беррәттән вафатының 200 еллыгына да багышланды.

Фестиваль Казанның Лядской бакчасына урнашкан һәйкәленә чәчәкләр кую һәм шигъри митинг белән башланып китте. Татарстан Республикасы Мәдәният министры А.Сибагатуллин әлеге чараларның 20 июльдә Державинга һәйкәл ачу тантанасына кадәр дәвам итәчәген белдерде. Татарстан Республикасының Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов: “Бөек шагыйрь Гавриил Романович Державин – татар морзасы Бәхрим Ибраһим оныгы булган, – диде. – Аның чыгышы ике милләтнең якынлыгын һәм тарихыбызның уртаклыгын күрсәтә. Державин исемендәге фестиваль шагыйрьнең халыкларны берләштерүче күпер булуын дәлилли. Әлеге бәйрәм, республикабыз чикләреннән ашып, Бөтенроссия фестивале  күләменә җитте”. Шигъри митингта Альбина Әбсәләмова, Рәмис Аймәт, Вера Хәмидуллина, Эдуард Учаров һәм башка шагыйрьләр чыгыш ясады, шулай ук анда Г.Державин шигырьләре дә яңгырады. Әлеге чара Г.Державинның кендек каны тамган Лаеш төбәгендә дәвам итте. Анда шагыйрь эзләре буйлап – аның әтисе белән әнисе никахлашкан чиркәү урнашкан Сокуры һәм әти-әнисенең кабере урнашкан Егорьево авылларына, шулай ук Дәүләт музееның Лаештагы филиалына  экскурсия оештырылды. Г.Державинның Лаеш шәһәре үзәгендәге мәйданда урнашкан һәйкәленә чәчәкләр салынгач, фестивальнең тантаналы өлеше башланды. Лаеш муниципаль районы башлыгы М.П.Афанасьев: “Татарстан Президенты Р.Миңнеханов Карары белән, быелдан башлап бөек шагыйрь исемен мәңгеләштерүче бүләк Дәүләт премиясе статусын алды,” – дип белдерде. Фестиваль республикабызның күренекле артистлары катнашында сәхнәләштерелгән күренешләр белән үрелеп барды. Анда катнашкан шагыйрьләр арасында төрле елларда Г.Державин исемендәге премияне яулаган  лауреатлар Ә.Мушинский, Л.Газизова, Р. Сабиров, М.Тузов, О.Левадная, Н.Алешков та бар иде. Фестиваль кунакларының берсе – танылган тәрҗемәче, Халыкара язучылар берлекләре оешмасы рәисе урынбасары В.Середин: “Державинны шулай олылавыгыз күңелне шатландыра”, – диде. Күренекле шагыйрь, прозаик, тәрҗемәче, Россия Язучылар берлеге сәркатибе Н.Переяслов әлеге фестивальгә килер алдыннан яңа гына табадан төшкән тәрҗемәләр җыентыгы басылып басылып чыгу шатлыгы белән уртаклашты. Иң сөенечле – әлеге җыентыкта аның тәрҗемәсендә татар шагыйрьләренең күп санлы әсәрләре урын алган. Н.Переяслов тамашачыларга Р. Аймәт шигырен яңгыратты. “Г.Державин, татар җирлегендә туып үсеп, даһи иҗаты белән рус шигъриятен баеткан һәм Россия Дәүләте үсешенә зур өлеш керткән шәхес. Аның рухы әле дә күңелләребезне якынайтып тора, ” – диде ул. Фестивальдә бөек шагыйрьнең ерак туганы – юстиция полковнигы А.Власов та катнашты. “Нәсел тамырларымны барлаганда, көтмәгәндә, Г.Державин белән бәйләнешебезне ачыклап, аның туган җирен күрергә теләп,  зур горурлык белән бирегә килдем,” – диде ул. Фестивальдә 2016 елда Г.Державин исемендәге премиягә лаек булган шагыйрьләрне бүләкләү тантанасы да булды. Менә алар: “Гавриил Державин. Кизләү” китабын татарчага тәрҗемә итеп чыгарган өчен – Ренат Харис, “Гавриил Державин. Кизләү” китабына кереш сүз язган һәм аны төзегән өчен – Әлфия Галимуллина, “Холодно – горячо” китабы өчен – Алёна Кәримова. Фестиваль кысаларында – Лаеш төбәге мәктәпләрендә белем алучы, Г.Державинга багышланган иҗади бәйгеләрдә җиңү яулаган яшь иҗатчыларга  да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Татарстан язучылар берлеге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев