Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Разил Вәлиевның юбилеена багышланган кичә узачак

3 апрельдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры сәхнәсендә Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиевның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә булачак. Бу хакта театрның матбугат үзәге хәбәр итә. Театрдан алынган мәгълүматларга караганда, юбилей кичәсенең программасы ике өлештән торачак. Беренче бүлектә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры шигъри композиция тәкъдим итәчәк. Кичәнең икенче бүлегендә Разил Вәлиевны Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россиянең һәм Татарстанның халык артистлары Ренат Ибраһимов һәм Венера Ганиева, опера җырчысы, Татарстанның халык артисткасы Резеда Галимова, Татарстанның Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Алтай шагыйре Бронтой Бедюров, Татарстанның атказанган артисткасы, «Голос» проекты финалисты Эльмира Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров, опера җырчысы, Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев, "Голос.Дети" проекты катнашучысы Сәйдә Мөхәммәтҗанова, шулай ук Сөмбел Ситдыйкова, Рөстәм Насыйбуллин, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Энҗе Шәймурзина, Илүсә Хуҗина, Руслан Сәйфетдинов һәм Раяз Фасыйхов котлаячак. Кичә программасында шулай ук Разил Вәлиевның якташларыннан, Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбленнән, «Казан» бию ансамбленнән чыгышлар һәм чит илләрдә яшәүче дусларыннан видеокотлаулар көтелә. Камал театры актерлары: Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Алсу Гайнуллина, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов башкаруында Разил Вәлиевның шигырьләре яңгыраячак. Кичәнең сценарий авторы - Рәмис Аймәт, режиссеры - Камал театры актеры, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев