Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында "Хәлбуки" лекториясе узачак

2 мартта Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында “Хәлбуки” лекториясе узачак. “Гыйлем” проекты оештырган әлеге чарада 3 чыгыш булачак. Алар физика, икетеллелек һәм татар илаһият белеме темаларына багышланачак. Бу хакта "Гыйлем" проекты җитәкчесе Айдар Шәйхин хәбәр итә. Беренче лектор, Казан (Идел буе) федераль университетының Язма мирас һәм археография үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина әл-Анси, «Татарларда илаһият гыйлеме: мирас һәм варислар» темасына чыгыш ясаячак. Ул инкыйлабка кадәр яшәгән һәм иҗат иткән татар дин галимнәренең язма мирасы турында сүз алып барачак. Икенче лекция ─ икетеллелек һәм бу хакта җәмгыятьтә таралган мифлар турында булыр дип көтелә. Аны әлеге тема буенча диссертация яклаган галимә, PhD, А. Н. Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты Халыкара мөнәсәбәтләр департаменты җитәкчесе Алсу Гыйльметдинова чыгыш ясаячак. Лекторийның өченче чыгышы физика өлкәсеннән була: Казан (Идел буе) федераль университеты аспиранты, 7 лицей укытучысы Ренат Миргаязов мәктәп елларыннан һәркемгә таныш булган басым темасына кызыклы лекциясен җиткерәчәк. «Хәлбуки» лекториеның киләсе очрашуы гадәттәгечә КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында (Татарстан ур., 2), узачак. "Гыйлем" проекты кысаларында эшләп килгән "Хәлбуки" леториесе инде икенче ел оештырыла. Төрле фәнни темаларга багышланган лекцияләрдә күп кенә яшь галимнәр чыгыш ясаган. Һәр лекторий фәнни белемне популярлаштыру һәм татар теленең фән теле буларак кулланылу даирәсен арттыру максатыннан оештырыла.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев