Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фәрит Мөхәммәтшин: "Инвестор ышаныч булган җиргә бара"

РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясенең 47 нче утырышында алданган өлешчеләр проблемалары һәм төбәктә уңай инвестицион климат формалаштыру турында фикерләштеләр. Кичә Ульяновскида утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе, ассоциация координаторы Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде, дип хәбәр итә Дәүләт Советының матбугат хезмәте. "Дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе күптән төбәкара хезмәттәшлек өчен төп мәйданчыкка әйләнде", - диде Ульяновск өлкәсе губернаторы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Сергей Морозов. Аерым алганда, аның сүзләренчә, Татарстан тәҗрибәсе Ульяновск өлкәсе тормышының күпчелек өлкәләрендә кулланыла. Ульяновск өлкәсе Закон чыгару җыены рәисе Анатолий Бакаев уңай инвестицион климат формалаштыруда Ульяновск тәҗрибәсе турында сөйләде. Аның фикеренчә, инвестицион үсешне кадрлар кытлыгы һәм белем булмау тоткарлый. Андый белгечләрнең яшәү сыйфатын тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү зарур, дип саный ул. Ассоциация әгъзалары Дәүләт Думасына инвесторларга салым күләмен киметү буенча закон инициативасы белән мөрәҗәгать итәргә ниятлиләр. "Инвестицияләр җәлеп итү белән бәйле мәсьәлә һәрвакыт актуаль булды, әмма бүген катлаулы икътисади хәлдә бу мәсьәлә кискен тора, - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. - Бигрәк тә көндәшлеккә сәләтле продукция җитештерә торган предприятиеләр инвестицияләр эзләү белән актив шөгыльләнә. Без бүген аны Ульяновск өлкәсе мисалында күрдек". Татарстан парламенты җитәкчесе белдергәнчә, төбәкнең инвестицион үсеше күп факторлардан тора, әмма "инвестор ышаныч булган җиргә бара".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X