Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Европа Советының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында Метшин Россия вәкиле буларак катнаша

Казан мэры Илсур Метшин 2016-2020 елларга Европа Советының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессына Россия делегациясе составына кергән. Шул хактагы күрсәтмә РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган. Илсур Метшин конгрессның Җирле хакимиятләр палатасында Россия исеменнән катнаша, дип ачыклык керттеләр Казан мэриясендә. Муниципаль делегациягә барлыгы 9 кеше керде, шул исәптән Санкт-Петербургның Финляндия округы башлыгы Всеволод Беликов, Курск башлыгы Ольга Германова, Новосибирск мэры Анатолий Локоть, шулай ук Ульяновск, Чиләбе, Томск өлкәләре һәм Ставрополь крае вәкилләре. Төбәкләр палатасында да Россиядән 9 делегат бар. Алар арасында – Федерация Советының федератив корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Себер эшләре буенча комитеты рәисе Дмитрий Азаров, Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният буенча комитеты рәисе Зинаида Драгункина, Ленинград, Владимир, Смоленск өлкәләре губернаторлары, Карачай-Черкес Республикасы, Башкортстан Республикасы һәм Омск өлкәсе вәкилләре. Европа Советының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында катнашырга тиешле делегация составы шуңа кергән илләр тарафыннан һәр 4 ел саен формалаша. “Европа Советында Россия вәкиле буларак Илсур Метшин алдында җиңелләрдән булмаган бурыч куела – халыкара вәзгыять шартларында ил мәнфәгатьләрен яклау. Европа Советында Казан мэры таныш, чөнки Татарстан башкаласы башлыгының эре халыкара оешмаларда эшләү тәҗрибәсе бар, мисалга, “Шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр берләшмәсе” Бөтендөнья оешмасының президентташы һәм оешманың Евразия төбәге бүлеге президенты буларак”, - дип аңлатты Казан шәһәре Думасы секретаре Людмила Андреева. Гомумән, Европа Советының җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессында катнашуга абруйлы делегация формалашты, аның составына төгәл сәяси позициясе булган, җирле хакимият проблемаларын яхшы белгән һәм аларны дөрес хәл итү юлларын таба ала торган муниципалитетлар җитәкчеләре керде, диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев