Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Европа Берлеге Россиягә карата санкцияләрне гамәлдән чыгарырга мөмкин

Европа Берлеге Россиягә карата санкцияләр һәм җавап санкцияләре аркасында күтәргән зыян аларны гамәлдән чыгаруга китерергә мөмкин. Бу хакта бүген Франциянең АКШтагы илчесе Вашингтонда Атлантика советында чыгыш ясаган вакытта әйткән. Бу хакта "Новости" РМА яза. "Санкцияләр бер-бер артлы озайтылып торыр дип бәхәсләшергә кыймас идем... Минемчә, көннәрдән бер көнне  Европаның кайбер илләре безгә: "Гафу итегез, тик Сезнең санкцияләр эшләми һәм алар безгә зыян китерә. Әйдәгез, башка әйбер уйлап табыйк" диячәк", - дигән ул. Искәртәбез: Россия белән Көнбатышның мөнәсәбәтләре Украинадагы вәзгыятькә бәйле начарланган иде. 2014 елның июль ахырында Европа Берлеге һәм АКШ аерым физик затлар һәм компанияләргә каршы керткән санкцияләрдән Россия икътисадының тулы бер секторы өчен чараларга күчте. Моңа җавап итеп Россия үзенә карата санкция керткән АКШ, Европа Берлеге дәүләтләре, Канада, Австралия һәм Норвегиядән азык-төлек товарларын кертүне чикләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев