Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Эшкә урнашкан һәркем техник инструктаж узарга тиеш – Эльмира Зарипова

2016 нчы елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү идарәсе тарафыннан производстволарда бәхетсезлек очракларына бәйле рәвештә 48 җинаять эше кузгатылганын күрсәтә. 39 язма гариза әзерләнгән. 258 кеше дисциплинар яки башка төрле җаваплылыкка тартылган. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган видеоконференциядә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Прокуратура органнары линиясе буенча 12 җинаять эше ачылган. Судларга 11 дәгъва гаризасы килеп ирешкән. 373 кеше дисциплинар җаваплылыкка, 229 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

Дәүләт хезмәт сагы инспекциясе линиясе буенча 1100 тикшерү үткәрелгән. 123 бәхетсезлек очрагы тикшерелгән. 1825 кеше административ җаваплылыкка җәлеп ителгән. 27 млн сум штраф салынган. “Күзәтчелек органнары үз эшен башкара. Тик бернинди акча, җәза чаралары да бу гомерләрне коткарып кала алмый”, - дип кисәтте Эльмира Зарипова.

Министр эш урыннарында үлем очракларының төп сәбәбе эшчеләрнең югарылыктан егылып төшүе булуын әйтте. Юл-транспорт һәлакәтләренең дә өлеше зур – 17 процент. Иң күп имгәнү очраклары төзелеш, җитештерү, транспорт һәм элемтә өлкәләрендә күзәтелә икән.

“Эш урыннарында иминлекне тәэмин итү максатыннан, без бүген тармак министрлыкларыннан коллегалар белән актив эшлибез. Әйтик, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча, 18 июльдән 17 августка кадәр урып-җыю барышында республикада хезмәт сагы кагыйдәләрен, производствода куркынычсыз эш таләпләрен үтәү буенча айлык узачак”, - дип сөйләде Эльмира Зарипова. Аның әйтүенчә, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы линиясе буенча, төзелеш мәйданнарында техник куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлеше тикшереләчәк. Министр бу мәсьәләнең катгый контроль астында булуын, ТР Президенты катнашында һәр шимбә уза торган киңәшмәдә төзелеш объектларында техник куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлеше мәсьәләсе күтәрелгәнен билгеләп үтте.

Эльмира Зарипова белдергәнчә, бүген эш белән тәэмин итүченең бурычларыннан тыш, хезмәткәрнең дә үз бурычлары бар. “Эшкә кабул ителгән һәркем эшкә тотынганчы техник инструктаж узарга тиеш, шул исәптән производство практикасын узарга, хәтта производство процессы белән танышырга килгән кешеләр дә. Төп эш урынымы ул аның, яисә аны башка участокка күчереп торганнармы, яисә командировкамы – монысы мөһим түгел. Яңа хезмәткәргә зарарлы факторлар турында сөйләнелгән булырга тиеш”, - диде ул. Өч көн эчендә хезмәткәрне эшкә кабул итү турында фәрман чыгарга тиеш, ди министр. Бу һәрвакыт эшчене ниндидер формаль булмаган мөнәсәбәтләрдән саклап калачак”, - дип искәртте ул.

Эльмира Зарипова бүген муниципаль районнар алдында хезмәтне саклау буенча координацион совет утырышларын ике атнага бер тапкырдан да ким итмичә уздыру бурычы куелганын әйтте. “Уртак тырышлык белән хезмәт культурасын, производство дисциплинасын үстерә алырбыз дип ышанам”, - дип төгәлләде министр.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев