Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әс-сәләм" Дагыстан рухи-агарту газеты татар телендә дә чыга

20 елдан артык тарихы булган “Әс-сәләм” Дагыстан рухи-агарту газеты хәзер татар телендә дә чыга. Хәзерге вакытта газетның икенче номеры әзерләнә. Бу хакта "Әс-сәләм" газетының татар версиясе җаваплы Фәрит Батыршин "Татар-информ" агентлыгына хәбәр итте. Газетта ислам темасына төрле материаллар, ислам тарихы, танылган шәхесләр турында язмалар, иҗтимагый-сәяси, дин эшлекләре белән интервьюлар, шулай ук укучылар сорауларына җаваплар урын алган. Фәрит Батыршин әйтүенчә, газет татар телендә дини кардәшлекне, халыклар арасындагы дуслыкты ныгыту максаты белән чыга башлаган. “Татар халкының Кавказ халкы белән бик күп багланышлары булган. 30 нчы елларда безнең шәхесләр Кавказга качканнар, шулай ук Кавказ халкы татар галимнәре Зәйнулла Рәсүлев, Мөхәммәд Закир Чистави һәм башка татар дин белгечләре хезмәтләре белән таныш. Кавказ белән багланышлар озак вакыт дәвам иткән”, - диде Фәрит Батыршин. “Рейтинг - икенче планда, беренче урында ватандашларны ислам белән таныштыру, экстремистик карашларга каршылык кую. “Әс-сәләм”нең икенче саны исә Мәүлид ән-Нәбигә багышланачак”, - дип өстәде Фәрит Батыршин. Газетта урын алган материаллар белән Татарстаннан кала, Чувашия, Мордовия, шулай ук Мәскәү татарлары һәм башка төбәкләрдә яшәүче татарлар да таныша ала. Федераль дәрәҗәдәге Дагыстан газетына Россия Почтасы аша язылырга мөмкин, ул шулай ук газета мәчетләрдә таратыла "“Әс-сәләм”нең татар телендә интернет версиясе әлегә юк. Газет адекват фикерләүче, позитив шәхесләр белән хезмәттәшлек итәргә әзер”, - диде Фәрит Батыршин. “Әс-сәләм” русча, Дагыстан милләтләре телендә: авар, даргин, кумык, лакск, лезгин һәм табасаран телләрендә чыга, гыйнварда исә әзербәйҗан телендә дә дөнья күрәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев