Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Эльмира Зарипова: “Һәр бәхетсезлек очрагы язмышларны җимерә”

Дәүләт хезмәт инспекциясе мәгълүматларына караганда, Татарстан предприятиеләрендә 2016 нчы елның беренче яртыеллыгында 81 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Аларның 18е үлем белән тәмамланган. 63 очракта кешенең сәламәтлегенә җитди зыян китерелгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте.

Спикер әйтүенчә, 2015 нче ел белән чагыштырганда, берникадәр уңай динамика күзәтелсә дә, тынычланырга ярамый – профилактика турында даими искәртеп тору зарур. 2015 нче елның беренче яртыеллыгында производстволарда 94 кеше фаҗигагә юлыккан. 33 очрак кеше үлеме белән бәйле, 61е авыр нәтиҗәләргә китергән. Шул рәвешле, узган елга караганда, үлем очраклары кимүе 45,5 процент тәшкил итә.

Эльмира Зарипова эш урыннарында бәхетсезлек очракларының төп сәбәпләренә дә тукталды. Бу исемлектә беренче урында оешмаларда начар шартлар, җитешсезлекләр тора (20,5 процент). Эшнең начар оештырылуы (18,5 процент), технологик процесс бозылу (14,8 процент), юл хәрәкәте кагыйдәләре бозылу (13 процент), транспорт чараларынннан файдаланганда таләпләр бозылу (5,5 процент), хезмәт сагы кагыйдәләре буенча хезмәткәрләрне әзерләүдә кимчелекләр (3,7 процент), эшченең хезмәт һәм җитештерү дисциплинасын бозуы (9,2 процент), зыян күрүчеләрнең алкоголь исереклелеге халәтендә булуы (1,8 процент), башка сәбәпләр (13 процент). “Шунысы аяныч: бу бәхетсезлек очракларының күбесен булдырмый калып булыр иде. Аларны котылгысыз дип әйтеп булмый, тик куркынычсызлык нормаларын үтәмәү, ваемсызлык хезмәткәрләрнең үлеменә китерә. Мәсәлән, югары биеклектән, кырыйдан киртә белән җиһазланмаган мәйданчыктан егылып төшеп үләләр. Анда биеклектә эшләү өчен саклану чаралары да кулланылмаган була. Еш кына төзелешләрдә эшчеләрнең сланцы киеп эшләве күзәтелә. Басма ролен үтәүче вакытлыча корылмалар да начар беркетелгән була. Җәйге яллар чорында алмашка вакытлыча хезмәткәрләрне алалар, ә аларның хезмәтне саклау кагыйдәләрен бөтенләй белмәве ачыклана”, - дип белдерде министр.

Быел производстволарда бәхетсезлек очраклары Казанда, Тукай һәм Түбән Кама районнарында арткан. Лениногорск, Арча, Алабугада – 2, Зәй районында 3 очракка ким.

Эльмира Зарипова һәр эш урынын да контрольдә тотып бетереп булмавын билгеләп узды. Шуңа күрә хезмәтне саклау культурасын булдыру зарур, ди ул. Министр ИФО га керүче төбәкләр белән чагыштырганда, вазгыятьнең артык мөшкел булмавын әйтте. 1 мең хезмәткәргә – 0,8 бәхетсезлек очрагы. “Тик бу саннар гына. Һәр очрак артында җимерелгән язмышлар, тукландыручысыннан мәхрүм калган гаиләләр булуын һәрвакыт истә тотарга кирәк”, - диде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев