Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Элеккеге түрәләр хәзерге чыгымнары өчен җавап бирергә мөмкин - Генераль прокуратура

РФ Генераль прокуратурасы хәзерге җитәкчеләрнең генә түгел, ә элеккеге түрәләрнең дә чыгымнарын контрольдә тотарга тәкъдим итә. Бу хакта “Известия” газетасына сылтама белән “Интерфакс” яза. Генераль прокуратураның коррупциягә каршы көрәш турындагы законнар үтәлешен күзәтү идарәсе башлыгы Александр Русецкий сүзләренчә, артык кыйммәтле әйберләр сатып алынган очракта, аларның хуҗалары дәүләт файдасына акча түләргә мәҗбүр булачак.

Гамәлдәге законнар буенча, түрә яки аның гаиләсе хисап елы дәвамында алдагы өч елда эшләгәннән күбрәк акча тоткан очракта, аның чыгымнарын тикшерү турында карар кабул ителә. Тикшергән вакытта сарыф ителгән акчаларның законлы юл белән табылуына шик туса, аның нәтиҗәсе прокуратурга тапшырыла. Түрә әлеге акчаларның законлы юл белән килгәнен үзе расларга тиеш. Бу процедураны элеккеге җитәкчеләргә карата да кертергә тәкъдим итәләр.

Генераль прокуратура вәкиле сүзләренчә, түрәләр өчен чит илдә счетлар ачуны тыюны камилләштерү буенча да эшләр бара.

2015 елда корруция юнәлешендәге җинаятьләр 43 млрд сумнан артык матди зыян китергән, 2014 елда – 39 млрд сумнан күбрәк. 2016 елның беренче яртыеллыгында ул 28,5 млрд сум тәшкил иткән, дип белдергән Генераль прокуратура вәкиле.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев