"Әгәр татар, башкорт һәм бүтән телләр бетсә, тозсыз аш күк булачак" - Римма Утяшева

Татар һәм башкорт телләрен саклап калырга мөмкин, моның өчен ике халыкның да бергәләп эш итүе кирәк. Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Утяшева "Татар-информ" хәбәрчесенә шул хакта белдерде. Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Утяшева татар теле туган тел булмаган балаларга татар телен өйрәтүдә Татарстанны һәрвакыт үрнәк итеп мисалга китерүен әйтте. “Рус балаларына татар телен укытмаска кебегрәк чакырулар булгалап торса да, Татарстанда белем бирү системасы яхшы яктан оештырылды”, - ди ул "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә. Башкорт теленә ярдәм кирәк, дип белдергән иде Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Башкортстан Республикасында мәгариф буенча август киңәшмәсендә. “Ата-аналарга мөрәҗәгать итәм: башкорт теленә ярдәм кирәк. Риск зонасында булса да, башкорт теленең дә киләчәге булуына ышанам. Башка туган телләр дә яхшы перспективалы була ала...Безгә башкорт телен өйрәтү сыйфатын яхшыртырга кирәк. Беркем өчен дә сер түгел, шәһәр мәктәпләрен тәмамлаучылар арасында еш кына башкортча ни сөйләшә, ни укый-яза алмаучылар очрый. Гап-гади җөмләләр төзи, башкорт телендә гади генә гозерләрен дә җиткерә алмыйлар. Һичшиксез, методиканы яңадан карау, башкорт телен өйрәнүгә башка мөнәсәбәт кирәк. Грамматика, язу нигезләрен көчләп тагып укытырга кирәкми, әмма башкорт теле туган теле булмаганнарга башкорт теле нигезләрен белү зарурый”, - дип билгеләп узган иде Рөстәм Хәмитов. “Без Башкортстанда яшибез, шуңа күрә мәктәпләрдә атнасына бер сәгать башкорт теле укытылуның бернинди начарлыгы юк...Әйе, законнар бар, без федераль дәүләт белем бирү стандартларын да үтәргә тиеш. Шул ук вакытта без 29 процент башкорт, 25 процент татар яшәвен, 100 меңнән чуаш, мари яшәвен аңлыйбыйз. Без туган телләрдә уку һәм туган телләрне өйрәнү өчен шартлар тудырырга тиеш. Бүген моның өчен мөмкинлекләр бар. Туган телләр республикада өйрәнеләчәк. Әмма модернизация, үзгәреш процесслары тыныч, конфликтсыз узарга тиеш”, - ди Башкортстан башлыгы. Грамматика артык күп бирелә! “Иң элек, халыкка дөрес итеп белем бирә белергә кирәк. Бездә башкорт теле дәүләт теле булгач һәм белем бирү стандартында каралгач, башкорт булмаган кешеләргә башкорт телен өйрәнү тиеш. Ләкин мин болай дим: “башкорт булмаганнарга башкорт телен укытыгыз, әмма грамматиканы күп бирәсез, балаларга кызык түгел” дим. Әгәр башкорт телен рус яки башка милләт кешесенә өйрәтәсең икән, бала утыра инде, тәнәфес кайчан булыр икән дип, өйрәнүенең кызыгы булмый. Минемчә, грамматикага артык зур игътибар бирелә, көнкүреш дәрәҗәсендә сөйләргә өйрәтсеннәр иде, беренче чиратта”, - дип белдерде Римма Утяшева. Телгә мәхәббәт өйдә уяна Автономия җитәкчесе ана телләре сакланырга тиешлегенә басым ясый. “Татар теле дә, башкорт теле дә, һичшиксез, кирәк. Россиядә бит 20 процент кеше – рус түгелләр. Әгәр без шул 20 процентны бетерсәк, бер кызыгы калмаячак. Аннары кемнәр килер – кытайлармы...Безгә ничек тә телләрне сакларга кирәк, ә тел күбрәк авыллардан килә. Татар авылларында гел татарча, башкорт авылларында башкортча сөйләшсеннәр иде. Авылларда кызыксындыру, әти-әниләр белән эшләү кирәк. Татар балаларына телгә мәхәббәт уяту өйдән килә. Тукай язган бит: иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән. Бишектә үк “доченька, сыночек” булса, шулай булып үсә, “балам, кызым, улым” булса, ул телне барыбер ишетә, үзенең татар булуын аңлый”, - дип ул бүген авылларда да русча сөйләшүче әти-әниләр булуын билгеләп узды. Әңгәмәдәш автономиянең “Гаилә учагы” дигән бер проекты булуын әйтте. “Мин әниләргә “балаларыгызны кызыксындырыгыз, татар телен белсеннәр, татар көйләрен өйрәнегез, татарча җырлагыз” дим. Пушкин, Тукай һәм Кәрим дигән рәсем проекты бар. Татар телендә Пушкинны, Мостай Кәримне, Тукайны укысыннар һәм рәсем ясасыннар, дигән фикерне алга сөрәбез. Рус балалары рус, башкорт балалары башкорт телендә укысыннар бөек шагыйрь-язучыларны”, - дигән фикердә ул. Башкорт һәм татар телләре бер-берсен сакларга тиеш Римма Утяшева әйтүенчә, башкорт белән татар телләре арасында аерма зур түгел. “Әгәр башкортча мәктәптә укыйлар икән, өйдә аралашу татарча булса, бу ике тел саклана дигән сүз бит. Татар һәм башкорт телләре бер-берсен сакларга тиешләр. Без, ике халык, бергә бер-беребезгә ярдәм итешсәк кенә, телләребезне саклап калып була. Без бит күп түгел. Башкортлар бөтен Россиядә күп дигәндә 1,5 млн булсын, татарлар исә 8 млн га җыела. Әгәр татар, башкорт һәм бүтән телләр бетсә, тозсыз аш күк булачак. Владимир Путин да бит халык телләрен зур кыйммәт дип атый”, - ди ул. Моннан тыш, әңгәмәдәш, бала үз телен яхшы аңласа, белсә, чит телләрне дә җиңел өйрәнә, дип саный. Татарстан безне дәреслекләр белән тәэмин итеп тора Римма Утяшева туган телләрне укытуда киртә булып торган мәсьәләләрнең берсе итеп дәреслекләр җитмәүне атады. “Иң беренче, укытырга дәреслекләре дә юк бит әле. Ярый безне Татарстан уку әсбаплары белән тәэмин итеп тора. Ә Башкортстанда башкорт телендәге дәреслекләр белән проблемалар да бар бугай, белгәнемчә. Элек без укыганда 4 нче сыйныфка кадәр татарча укыдык, һәм проблемалар булмады. Минемчә, Казан татарлар өчен, Уфа башкортлар, Чабаксар чуашлар өчен дәреслекләрне китереп торырга тиештер инде ул”, - дип автономия җитәкчесе Башкортстанга я конгресс, я автономия җибәргән китаплар һәрвакыт кайтып торуын билгеләп үтте һәм рәхмәтен белдерде. Кече һәм зур халыклар юк, бары тик аз санлы, әмма тигез хокуклы халыклар бар “Билгеле, башкортларның да үз телен саклыйсы килә. Ничек инде Башкортстанда торып, башкорт халкы үз телен онытырга тиеш, ди. Алай дөрес түгел бит, алай ярамый. Халыкның рус телен генә белүе дә дөрес булмас иде, безнең телләр бит төрки телләр рәтенә керә. Без – төрки халыклар, бер-беребез белән күрешкәндә аңлаша да алабыз. Ул телләрне белмәсәң, нәрсә сөйлиләр икән дип утырасың инде. Элек милли азчылык дип сөйләү бар иде, алар ярамый, кече һәм зур халыклар юк, бары тик аз санлы, әмма тигез хокуклы халыклар бар. Халык әз һәм күп булса да, һәркемнең хокуклары бер”, - ди Римма Утяшева. Телләрне саклау – энә белән кое казу “Мин үзем табиб, миңа пациентлар килә, мин “хәлләрегез ничек, кайсы җирегез авырта” дип сорыйм, “вот это, дученька болит” дип җавап кайтаралар. Мин инде “апа, татарча да, башкортча да аңлыйм, ник русча әйтәсез” дим. Без бит русча сөйләшмик димибез, ләкин татар гаиләсе икән, хәерле иртә, ашыгыз тәмле булсын, хәлләрегез ничек кебек сүзләрне генә булса да әйтергә тиешбездер. Үзебездән тора. Путин да бит телләрне сакларга өнди. Безгә татарча укымагыз дип беркем аяк чалмый. Авылларда газета-журналларга языласызмы дип сорыйбыз, әй кыйммәт, дип әйтәләр, алайса, татар телен сакламыйсыз дип тавыш ярасыз, дим. Мин хәзер эшмәкәрләргә дә халыкны газета-журналларга яздыру буенча ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итәм. Тамчы таш яра диләр. Телләрне саклау ул энә белән кое казу кебек”, - дип белдерде Римма Утяшева.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: