Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Дини оешмаларга "Яровая законы" өчен борчылырга кирәкми - Илдар Гыйльметдинов

Бүген "Азан" радиосы эфирында VI чакырылыш Дәүләт Думасына Татарстаннан депутат булган "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы Илдар Гыйльметдинов Яровая һәм Озеровның "террорчылыкка каршы пакет" белән кертелә торган төзәтмәләр уңаеннан дини оешмаларга борчылырга кирәкми, диде. Бу хакта «Islam-Today» яза. "Мин барыгызны да тынычландырырга телим. Мин документта традицион дини оешмалар эшчәнлегенә комачауларлык бер нәрсә дә күрмәдем. Законнар пакетында традицион дин кысаларында ниндидер йолаларны үтәү буенча каршылыклар юк, шул исәптә гыйбадәтханәләрдән читтә дә", - дип саный депутат. "Төзәтмәләр Россия җәмгыятендә безнең ил өчен традицион булмаган дини мәгълүмат тарату белән шөгыльләнүче миссионерларга кагыла. Законнар пакеты экстремизмга һәм терроризмга, аларга каршы көрәшне көчәйтүгә юнәлдерелгән. Чит илләрдән килгән миссионер оешмалары һәм дин эшлеклеләрен контрольга алу өчен кирәк". Искәртеп үтик: Ирина Яровая һәм Виктор Озеров тәкъдим иткән төзәтмәләр "террорчылыкка каршы пакет"ы миссионер эшчәнлеге алып баруны тыя, ул Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы тарафыннан хупланды. Элегрәк миссионер эшчәнлеген чикләү Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне борчуга салган иде. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин "Яровая законы" нормалары традицион ислам диненә һәм традицион дингә өндәүчеләргә комачаулаячак, дип белдерде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев