Чиләбедә "Татар кызы-2016. Нәни энҗеләр" бәйгесенең чираттагы этабы узды

Чиләбе өлкәсендә җирле Татар конгрессы тарафыннан үткәрелүче “Татар кызы-2016. Нәни энҗеләр” бәйгесенең чираттагы этабы узды. Мәгълүм булганча, моңа кадәр беренче турда нәни кызлар татар милли бизәнү-ясану әйберләрен иҗат итүдә көч сынашкан иде. Икенче тур аш-су осталыгына багышланды.

Бу бәйгедә 8-10 яшьлек кызлар катнаша. Кызлар бәрәңге тәкәсе пешерде. Аларга бу эштә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының җирле сылу затлары булышты.

Әле кызларга җыр-бию һәм башка осталыкларын да күрсәтергә туры киләчәк. Финал исә 26 ноябрьдә Чиләбе шәһәренең Колющенко исемендәге Мәдәният сараенда үтәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: