Чиләбе өлкәсендә Герой-шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен сәнгатьле итеп укучылар бәйгесе узды

Өлкәнең Татар конгрессы тарафыннан ел саен оештырылучы иҗади бәйге күптән түгел Еманжелинск районында узган, дип хәбәр итә шәһәрнең “Новая жизнь” газетасы. Быел Еманжелинскида бу бәйгедә 60 бала катнашкан. Бәйге елдан-ел популярлаша бара, беренче тапкырында анда 30 бала катнашуын хәтерлиләр. Муса Җәлил шигырьләрен бу юлы 2 нче, 3 нче, 4 нче, 5 нче, 9 нчы, 15 нче, 16 нчы мәктәпләр һәм “Радуга” Балалар иҗаты үзәге укучылары укыган. Бәйге 1-4 сыйныфлар, 5-7 сыйныфлар, 8-9 һәм 10-11 сыйныфлар арасында үткәрелә. Укучыларның күбесе Муса Җәлил шигырьләрен русчага тәрҗемәдә сөйләгән. Өч катнашучы гына татар телендә чыгыш ясаган. Бәйге программасын Россия һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы Ирек Сабиров рәислегендәге жюри бәяләгән.
Район этабында җиңүчеләр киләсе елда өлкә күләмендәге бәйгедә катнашу хокукына ия булды. Ул якынча 18 һәм 25 февральгә планлаштырыла. Һәр номинациядә беренче урынны яулаучылар Казанга сәяхәт белән бүләкләнәчәк.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: