Чиләбе өлкәсе Татар конгрессында "Татар кызы–2016. Нәни энҗеләр" конкурсының беренче этабы узды

 Чиләбе өлкәсе һәм Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән оештырылган әлеге бәйгедә 8-11 яшьлек балалар катнаша.

Кечкенә кызлар тәүге этапта үз куллары белән милли бизәнү әйберләре ясады. Кызларга тәҗрибәле остазлары ярдәм итте, аларга татар мәдәниятендә беләзекнең роле турында да сөйләделәр.

Конкурсның икенче этабы 29 октябрьдә үтәчәк. Ул чакта татар кызлары жюри игътибарына үзләре әзерләгән милли ризыкларны тәкъдим итәчәк. Ярышларны оештыруда "Ак калфак" татар хатын-кызлары ассоциациясе ярдәм итә. Әле моннан тыш кызларга спорт ярышларында көч сынашырга, җыр-бию осталыгын күрсәтергә дә туры киләчәк. Финал 26 ноябрьгә билгеләнгән, финалга 10-12 кыз чыгар дип көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: