Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Быел Биләрдә узучы алты сәләт форумында һәм аланнарында егерме мең кеше катнашачак

2018 елның җәендә алты Сәләт форумы уздыру планлаштырыла. Форумнар 21 июньнән 7 августка кадәр дәвам итәчәк. Сәләт алан һәм форумнарында 20 меңнән артык кеше катнашачак. Бу хакта “Сәләт Йорты”нда узган матбугат конференциясендә “Сәләт” Фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов хәбәр итте. “Быелгы җәй безгә яңа сәлкешләрне бүләк итәчәк, чөнки безнең җәйге алан һәм форумнарда 20 мең кеше катнашачак. Биләр Форумында гына да 15 меңнән артык кеше килеп, безнең белән якыннан танышыр дип, уйлыйбыз. Безнең яңалыкларыбыз күп. Хәзерге вакытта смена һәм форумнарга әзерлек эшләре бара. Быел безнең Биләрдә уза торган форум алты смена форматында узачак. Һәрбер сменаның үз катнашучылары, үз тематикасы бар”, - диде Тимур Сөләйманов. Тимур Сөләйманов матбугат конференциясе алдыннан Биләрдән кайтты. Ул Биләрнең форум һәм сменаларга әзерлеген югары бәяләде. Форумнар 21 июньнән 7 августка кадәр дәвам итәчәк. SOFT SKILLS BILER FORUM (21-25 июнь) SOFT SKILLS – һөнәри нәтиҗәлекне һәм формалашуны тәэмин итә торган күнекмәләр. Турыдан-туры конкрет предмет өлкәсе белән бәйле булмаган, әмма уңышка ирешер өчен төп булган күнекмәләр. Командада нәтиҗәле эшләү, шәхси нәтиҗәлелек, тәнкыйди фикерләү күнекмәләре. Форум программасы төрле форматтагы белем бирү чараларыннан, профильле лабораторийлар, спорт-күңел ачу, иҗади мәйданчыклардан тора. Остаханәләр, танылган шәхесләр белән очрашулар белән беррәттән, шулай ук төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән яшьләрнең уникаль тәҗрибәсе һәм аларның уңыш тарихлары белән уртаклашу сессияләре планлаштырылган. Катнашучылар: 1. Татарстан Республикасы, Россия төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдән мәктәп укучылары; Татарстан Республикасы, Россия төбәкләре студентлары – 1200 кеше. 2. Оештыру комитеты – 300 кеше. 3. Спикерлар, экспертлар, кунаклар, ММЧ – 500 кеше. ARTS BILER FORUM (27-30 июнь) ARTS BILER FORUM ул – катнашучыларга иҗат лабораторияләре кысаларында уникаль белем һәм экспертлардан тәкъдимнәр алу, үзләрен белем бирү һәм мәдәни программада күрсәтә алу, башка катнашучылар һәм экспертлар белән элемтәләр урнаштыру һ.б. Форумның төп максаты итеп сәләтле балаларның, яшьләрнең, остазларның музыка, бию һәм театр сәнгате өлкәсендә иҗади потенциалын ачыклау, гамәлгә ашыру платформасын булдыру санала. Форум 3 этапта үткәрелә: 1 этап – “Катнашуга гаризалар кабул итү”: “Катнашуга гаризалар кабул итү”: Форумда катнашыр өчен гариза бирү. Теркәлү selet.biz сайтында билгеләнгән формаларны 2018 елның 1 маена кадәр тутырудан гыйбарәт. 2 этап – “Читтән торып. Сайлап алу этабы”: 2018 елның 2 маеннан 2018 елның 15 маена кадәр. Катнашучыларны сайлап алу эксперт комиссиясе тарафыннан Форумга тапшырылган гариза, күрсәтелгән казанышлар нигезендә үткәрелә. 3 этап – “Төп этап. Форумда катнашу”: 2018 елның 27 июненнән 2018 елның 30 июненә кадәр. Форумның остаханәләр, тренинглар, иҗади очрашулар, түгәрәк өстәлләр, экспертлар комиссиясе тәкъдиме белән режиссер төркеме сайлап алган номерлардан торган гала-концерт чараларын үз эченә алган белем бирү, мәдәни программасында катнашу. Форумның катнашучылары – 12 яшьтән 22 яшькә кадәр булган сәләтле балалар һәм яшьләр. SELET BILER FORUM (4-9 июль) SELET BILER FORUM – Сәләтнең традицион фестиваль-форумы, төп катнашучылары Сәләтнең җәйге профиль сменаларына сайлап алу бәйгесен узган сәләтле балалар һәм яшьләр. SELET BILER FORUM – ел нәтиҗәләре буенча Сәләт оешмасы эшенең кульминацион өлеше, 1994 елдан башлап тәрбияләнүчеләрнең очрашу урыны. Быел сменаны гамәлгә ашыру мәгариф өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне өйрәнү – белем бирү, һөнәр сайларга ярдәм итү, онлайн-белем алу, инструментлар өчен үсеш белән бәйле. Смена кысаларында Биләр музей-тыюлыгы территориясенең үсеш механизмнары турында фикер алышу, Татарстан Республикасы һәм Россияйнең әйдәп баручы экспертлар һәм галимнәрдән, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләреннән остаханәләре, шулай ук лабораторияләрнең профессиональ пробалар үткәреләчәк. Катнашучылар 1. Татарстан Республикасы, Россия төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдән мәктәп укучылары; Татарстан Республикасы, Россия төбәкләре студентлары – 3500 кеше. Катнашучы булыр өчен Сәләтнең «Байлар Сабасы», «Гайрәт», «Бөгелмә», «Азнакай», «Биләр каласы», «Самара», «Болгар», «Кандракүл», «Раушан», «Яр Чаллы», «Рухият», «Батыр» профиль сменаларына сайлап алу турын узарга кирәк. Теркәлү portfolio-selet.ru сайтында гамәлгә ашырыла. 2. Оештыру комитеты – 350 кеше. 3. Спикерлар, экспертлар, кунаклар, ММЧ – 1200 кеше. IT BILER FORUM (16-21 июль) IT BILER FORUM мәгълүмати технологияләрнең кеше тормышының барлык өлкәләре өчен мөһим роль уйнаганын аңлаучыларны берләштерәчәк. Әлеге смена кысаларында актуаль булган нәтиҗәле мәгълүматны эзләү һәм эшкәртү инструментларына, инновацион продуктлар һәм ясалма интеллектны үстерүгә багышланган профиль остаханәләр, белем бирү мәйданчыклары планлаштырылган. Дискуссион мәйданчыкта мәртәбәле экспертлар Форум катнашучыларын 4-нче индустриаль инкыйлабның мавыктыргыч дөньясына чумырга тәкъдим итәчәк. Катнашучылар: 1. Татарстан Республикасы, Россия төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдән мәктәп укучылары; Татарстан Республикасы, Россия төбәкләре студентлары – 1200 кеше. Катнашучы булыр өчен «Сәләт-Эшмәкәр», «Сәләт-Санак» профиль сменаларына сайлап алу турын узарга кирәк. Теркәлү portfolio-selet.ru сайтында гамәлгә ашырыла. 2. Оештыру комитеты – 300 кеше. 3. Спикерлар, экспертлар, кунаклар, ММЧ – 500 кеше. LEADERS BILER FORUM (26-30 июнь) LEADERS BILER FORUM – лидерлык сыйфатларны, проект һәм команда эше күнекмәләрен үстерүгә багышланган. Смена Татарстан Республикасында Россиянең укучылар хәрәкәте белән берлектә гамәлгә ашырыла. Ул шәхси, мәктәп үзидарә органнарының үсешендә кызыксынган 1200дән артык баланы берләштерәчәк. Смена программасы кысаларында төрле һөнәри өлкәләрдә танылган лидерлар катнашында белем бирү сессияләре һәм остаханәләр планлаштырылган: фән һәм сәнгать, иҗтимагый-сәяси эшчәнлек һәм спорт, мәгариф һәм бизнес. Катнашучылар: 1. Татарстан Республикасы, Россия төбәкләре, укучылары – 1200 кеше. Форумда катнашучылар – Татарстан Республикасында Россия укучылар хәрәкәтенең база мәктәпләренең мәктәп үзидарә лидерлары. 2. Оештыру комитеты – 300 кеше. 3. Спикерлар, экспертлар, кунаклар, ММЧ – 1100 кеше. MEDIA BILER FORUM (3-7 август) MEDIA BILER FORUM – социаль медиа-ресурслар белән эшләүче актуаль инструментларга, радио һәм телевидение үзенчәлекләренә багышланган. Сменада Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының лидерлары – яшь журналистлар, блогерлар, практик һәм теоретик профильле белемне үстерүдә кызыксынган яшьләр катнашачак. Катнашучылар 1. Татарстан Республикасы, Россия төбәкләре, якын һәм ерак чит илләрдән мәктәп укучылары; Татарстан Республикасы, Россия төбәкләре студентлары – 1200 кеше. Форумда катнашучылар – Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары. 2. Оештыру комитеты – 300 кеше. 3. Спикерлар, экспертлар, кунаклар, ММЧ – 500 кеше. Смена программасы остаханәләр, очрашулар һәм дискуссион мәйданчыклар белән бер рәттән , шулай ук белем бирү моделен күздә тота. Әлеге модуль үз эчендә алган белемнәрне практикада ныгыта торган иҗади биремнәрне туплый.
“Татар-информ”
Автор: Алмаз Шиһабетдинов
Фото: Михаил Захаров

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев