Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Равил Фәйзуллинга 75 яшь тулды

ШИГЪРИЯТЛЕ ТОРМЫШ ЮЛЫНДА

Равил Габдрахман улы Фәйзуллин – шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының халык шагыйре (1999), Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең мактаулы академигы (2007). Р.Фәйзуллин 1943 елның 4 августында Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында туа. Котлы Бөкәш урта мәктәбеннән соң (1960) Казан дәүләт университетын тәмамлый (1965). 1965-1967 елларда армия хезмәтендә була. 1968-1972 елларда – Татарстан Язучыларының Әлмәт оешмасы җитәкчесе. 1973-1977 елларда – Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары. Шул ук елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантура тәмамлый. 1989 елдан – «Казан утлары» журналының баш мөхәррире. Сүз уңаеннан әйтергә кирәк, шагыйрь иҗатының иң күп өлеше татар халкының бу төп әдәби-нәфис басмасы белән бәйле. Студент елларында ук ул төрле бүлекләрдә әдәби хезмәткәр булып эшли. Күп еллар үткәч, журналның баш мөхәррире булган дәвердә, журнал тарихында чыккан мең санның өч йөзләбе (!) Р.Фәйзуллин имзасы белән дөнья күргән. Р.Фәйзуллин – студент елларында ук Казанда ике шигъри китап чыгаруга ирешә. 22 яшьтә Язучылар берлегенә кабул ителә һәм СССРда Язучылар берлегенең иң яшь әгъзасы була. Ул – 60 нчы елларда әдәбиятка шаулап килгән яшьләрнең берсе. Кыю иҗаты, гражданлык активлыгы, популярлыгы, таланты һәм хезмәт сөючәнлеге аны шул чор шагыйрьләренең лидеры дәрәҗәсенә күтәрә. 1960 елда яшь шагыйрьләрнең Мәскәүдә ВЛКСМ ҮК оештырган Бөтенсоюз фестивалендә җиңүче була. Аның беренче шигырьләре («Нюанслар иле» циклы (1964), «Рәсем ясыйм» (1965), «Аҗаган» (1966), «Монологлар һәм диалоглар» (1967), «Кыска шигырьләр» (1978) һ.б. җыентыклары) новаторлыгы, безнең шигърият өчен бик үк традицион булмаган ирекле, мәгънәви яктан тирән эчтәлекле булулары белән тиз арада укучыларның һәм тәнкыйтьчеләрнең игътибарын җәлеп итә. Р.Фәйзуллин – шигырьдә кыскалыкка, аз сүзлелеккә омтылучы шагыйрь. Нечкә тоем, тирән уй, фәлсәфи фикер, гражданлык пафосы – шагыйрь иҗатының төп асылы. 70 нче еллардан башлап ул халык иҗатына нигезләнгән поэтик формаларны үзләштерүгә игътибарын көчәйтә. Сурәтләүдәге, образлы фикерләүдәге индивидуаль үзенчәлеген саклаган хәлдә, халыкчанлык юнәлешендә дә яңа биеклекләргә ирешә («Мәрмәр» (1969), «Шигырьләр һәм поэмалар» (1979), «Кошлар юлы» (1981) һ.б. китаплары). Р.Фәйзуллин поэма жанрында да («Гадиләргә гимн» (1971), «Көрәшчеләр» (1975), «Сәйдәш» (1981) һ.б.) һәм балалар поэзиясе өлкәсендә дә («Күмәч пешерүчеләр җыры» (1977), «Газиз китабы» (2005) һ.6.) актив иҗат итә. Ул шулай ук күп кенә популяр җырлар авторы да. Шагыйрь әдәбият, сәнгать, иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә, сәясәткә багышланган әдәби-публицистик мәкаләләр, чит илләргә иҗади командировкалары, сәяхәтләре турындагы юлъязмалар авторы буларак та яхшы билгеле («Җырларда – ил гаме» (1984), «Илбагар уйлар» (2011) һ.б.). Аның шигырьләре, поэмалары һәм публицистикасы Европа һәм Азия халыклары телләренә тәрҗемә ителгән. Р.Фәйзуллин иҗаты Италия, Англия, Франция, Сүрия, Венгрия, Монголия һ.б. илләрдә билгеле. Аның исеме һәм иҗаты күптомлы рус антологияләренә, дәреслекләргә, энциклопедияләргә кертелгән. Әсәрләренең кайбер үрнәкләре «Бөтендөнья әдәбиятлары китапханәсе» сериясендә чыккан томлыкларның берсендә урын алган. Р.Фәйзуллин – Республика комсомолының М.Җәлил исемендәге (1970), Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт (1978), Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге (2012) әдәби премияләр лауреаты. 1985 елда РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек була. Ул шулай ук Дуслык ордены (2006), төрле медальләр, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең күпсанлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә. 1990-1995 елларда – Татарстан Югары Советы депутаты.
Фото: "Казан утлары" архивыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев