Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе узачак

Бүген, 22 сентябрьдә, сәгать 11дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында Бөтендөнья хоспис көне уңаеннан матбугат конференциясе "Үз җылыңны бир" - "Согрей своим теплом" хәйрия концертына багышланачак.

Анда Анжела Вавилова исемендәге Фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов, Софья Гобәйдуллина исемендәге бүгенге заман музыка үзәгенең сәнгать җитәкчесе һәм «Новая Музыка» оркестры баш дирижеры Анна Волченко һәм С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы директоры урынбасары Лада Лабзина катнаша.

Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе алып барылачак. Теләгән кешеләр видеога шәрехләрдә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алачак.

Матбугат конференциясенә массакүләм матбугат чаралары вәкилләре чакырыла.

Журналистларны аккредитацияләү pr@tatar-inform.ru электрон почтасы аша.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев