Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бүген Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Тәтеш, Буа һәм Чүпрәле районнарында булачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген эш сәфәре белән республиканың Тәтеш, Буа һәм Чүпрәле районнарында булачак. Президентның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов районнарда уңыш җыю барышын тикшерәчәк, авыл җирлекләре башлыклары һәм уракта катнашучы авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчеләре белән очрашачак. Моннан тыш, Президент социаль объектларда булачак. Мәсәлән, Буада ул Үзәк паркның реконструкциясе барышы белән танышыр дип көтелә, аннан соң Рөстәм Миңнеханов балалар бакчасы ачылышында катнашачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев