Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөтенроссия прокатына беренче башкорт фильмы - Айнур Аскаровның лирик комедиясе чыгачак

7 апрельдә Казанда башкорт режиссеры Айнур Аскаровның «Из Уфы с любовью!» лирик комедиясенең премьерасы булачак. Алга таба фильмның Татарстан кинотеатрларында прокатка чыгу мөмкинлеге турында да сүз бара. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә режиссер үзе хәбәр итте. «Из Уфы с любовью!» - бөтенроссия прокатына чыга торган беренче башкорт фильмы. Ул Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан һәм башка зур шәһәрләрдә күрсәтеләчәк. «Из Уфы с любовью!» – мәхәббәт, бәхет һәм дуслык турында лирик комедия. Фильм Башкортостан Республикасы Башлыгы грантына төшерелгән. Грант суммасы – 4,5 млн. сум. Айнур Аскаров бу сумманы прокат аша җыярга уйлый: “Фильм прокатта үзен аклый алса, икенча проектларга тотынуы җиңелрәк булыр иде. Без эшли алуыбызны күрсәтергә тиешбез!” – ди режиссер. Айнур Аскаров Татарстан тамашачысына Казан халыкара мөселман кинофестивалендә катнашкан фильмнары аша яхшы таныш. Аның “Енмеш” кыска метражлы фильмы Казан кинофестивалендә үз номинациясе буенча җиңү яулаган иде. 2013 елда ул “Горький мед” документаль фильмын, 2015 елда “Сак-сок” риваяте буенча куелган “Әсәй” фильмын тәкъдим итте.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев