Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Бөтендөнья татар конгрессының VI утырышы башка съездлардан аерылып торачак

Бүген Казанда августта булачак съезд уңаеннан уздырылган матбугат очрашуында БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров шулай дип белдерде. Чара сан ягыннан да моңа кадәр үткәрелгән съездлардан иң зурысы булачак. Анда Татарстаннан тыш, Россиянең 73 төбәгеннән һәм дөньяның 41 иленнән барлыгы 1054 вәкил катнашачак. Билгеле булганча, съезд 2017 елның 2-6 август көннәрендә Казан шәһәрендә узачак. 2 август көнне делегатлар “Татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы”; “Гаилә, демография, милли тәрбия”; “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” дип исемләнгән дискуссия мәйданчыкларында эшләячәк, фикер алышачак. Шулай ук әлеге көнне “Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе” дип исемләнгән түгәрәк өстәл дә оештырылачак. 3 август көнне М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында чараның пленар утырышы узачак. Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм аның каршында эшләүче иҗтимагый оешмаларның узган 5 ел аралыгындагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылачак. Пленар утырышта дискуссия мәйданчыклары эшләренә нәтиҗә ясау, Съезд резолюциясен кабул итү, “Бөтендөнья татар конгрессы” иҗтимагый берләшмәләренең халыкара берлеге уставына үзгәрешләр кертү, Бөтендөнья татар конгрессының җитәкче органнарын сайлау да булачак. Шулай ук әлеге көнне театр фойесында “Татарстан Республикасының визит картасы” дип исемләнгән фотоэкспонат күргәзмә дә тәкъдим ителәчәк. 4 август көнне делегатлар “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында оештырылган “Татарстан Республикасының социаль-икътисади, сәнәгать объектлары” күргәзмәсе белән танышачаклар. 5 август көнне Съезд делегатлары һәм кунаклар Татарстан Республикасының Кукмара, Арча, Теләче, Балтач районнарына, Болгар музей-тыюлыгына сәфәр кылачак. Шулай ук съездда катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган алар Казан Кирмәнендә узачак Халыкара “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале, “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәмендә катнашачак, “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектаклен һәм Татар халкының сәнгать осталары концертын тамаша кылачак.  
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев