Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Болгар Ислам академиясендә мөгаллимлек итүгә зур галимнәр чакырыла

Быел Болгар Ислам академиясендә беренче укучылар төркеме оештырылырга мөмкин. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте. Билгеле булганча, 21 нче май көнне “Изге Болгар җыены”нда Болгар ислам академиясе төзеләсе урында нигез, истәлек капсуласы салу ниятләнә. Мөфти әйтүенчә, академиянең беренче төркеменең Ак мәчет базасында шөгыльләнүе фаразлана. Камил хәзрәт Сәмигуллин белдергәнчә, Болгарга күп санлы кунаклар килүе көтелә – KazanSummit та, хәләл буенча бизнес-форумда, татар дин әһелләре форумында катнашучылар һәм башкалар. Болгар Ислам академиясе төзелешенә нигез ташы салу тантанасына, шулай ук, Россиянең башка төбәкләреннән мөфтиләр чакырулы. “Болгар ислам академиясен булдыру идеясе күптән туды. Проблема илебездә үзебезнең галимнәребезне укыта алмауда иде. Бакалавр, магистр яки докторлык программасын узу өчен башка илгә чыгарга мәҗбүр иде. Кызганычка каршы, республикада ислам шаригате кануннары докторлары һаман да юк”, - диде ТР мөфтие. Камил хәзрәт сүзләренә караганда, академияне бер ел эчендә төзеп бетерү планлаштырыла. Аның мәйданы 10 мең кв. м булачак. “Безгә Россиядән генә түгел, читтән дә укырга килерләр дип ышанабыз”, - дип белдерде ул. Мөфти әйтүенчә, академиянең попечительләр советы булдырылачак. Аннан соң программа эшләнеп, нинди факультетлар буласы хәл ителәчәк. Камил хәзрәт сүзләреннән аңлашылганча, кайбер күренекле галимнәрнең безгә килергә җыенуы билгеле. “Мөгаллимнәр эзләп, Иорданиягә Мисырга бардык. Безгә зур галим Усама әл-Әзһәри киләчәк, ул кафедраны җитәкләргә ризалык бирде”, - диде К. Сәмигуллин. Аның әйтүенчә, Иорданиядән күренекле дини тәгълиматчы Саид Фуда идеология кафедрасын җитәкләргә мөмкин.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев