Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Биш-ун елдан музейларда эшләүче калмаска мөмкин – мәдәният министры

Татарстан Республикасы Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин кичә Питрәчтә узган күчмә утырышта музей хезмәткәрләренә кытлык булуын зур басым ясап әйтте. “Китапханәләр белән беррәттән, халыкка ачык һәм якын тагын бер мәдәни үзәк ул – музейлар. Музей үз эченә берничә функцияне ала: ул фәнни һәм мәгариф үзәге дә, белем бирү учреждениесе дә, төрле иҗтимагый җыен һәм очрашулар үткәрү урыны да. Музейлар кирәк. Әмма музей сферасында кадрлар кытлыгы җитди проблема булып кала бирә. Авыл музейларында буш вакансияләр булмаса да, хезмәткәрләрнең уртача яше 50 гә җитеп килә. Бу исә – 5-10 елдан кадрлар җитмәячәк дигән сүз. Берничә елдан музейда эшләргә кеше калмаска мөмкин. Министр сүзләренчә, әлеге өлкәдә яшь кадрларны җәлеп итү юлларын табарга кирәк. Айрат Сибагатуллин фикеренчә, бу өлкәдә тагын бер проблема – район музейларында экспозиция мәйданнары җитешмәү. “Республиканың 22 музеенда (24 %) фондлар саклау өчен мәйданчыклар юк. Шулай ук муниципаль музейларның күп өлеше музей фонды һәм музей күргәзмәсе булдыруда норматив документларга җавап бирми”, – диде министр.

“Татар-информ”

Чулпан Шакирова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев