Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Башкортстанда Ирен "пычкылап" торучы Хатын турында фильм төшергәннәр

XII Казан Халыкара мөселман киносы фестиваленең “Яшь Россия” программасы кысаларында тәкъдим ителгән Башкортстан режиссеры Айнур Әскәровның “Пилорама” кыска метрлы картинасы тамашачыларда зур кызыксыну уятты.

Фильм дәвамында залда көлү тавышлары ишетелеп торды. Кино тәмамлангач, тамашачылар гөрләтеп кул чабып алкышлады. Сеанс бетеп, кинотеатрдан чыкканда да тамашачылар: “Пилорама” бик югары дәрәҗәдә төшерелгән", "яхшы сыйфатлы фильм", "Режиссер молодец!" дип бәяләделәр.

Фильмның режиссеры Айнур Әскәров, икенче бер фильм төшерү сәбәпле, кинофестивальгә килә алмаган. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмә барышында әйтте.

Казан Халыкара мөселман киносы фестивалендә тәкъдим ителгән башкорт телендәге “Пилорама”ны төшерү өчен 230-250 мең сум күләмендә акча сарыф иткәннәр. Кыска метрлы әлеге кинотасма Башкортстанда 1 атна эчендә төшерелгән.

"Пилорама" фильмын сатира жанрында һәм башкорт телендә төшерелгән. Фильмда пилорама образы туры һәм күчмә мәгънәсендә бирелә. Фильмда төп ике герой бар - пилорамада эшләүче ир һәм аның  гел "пычкы" кебек ирен ачуланып торган хатыны. Хатынының гел "пычкылап" торуы ирнең һәлакәткә очравына да сәбәп була. Хатын сырхауханәдәге ирен дә тынычлыкта калдырмый, шуңа күрә ир үзенең үлемен бәхет итеп кабул итә. Әмма мәрхүмне дә тынычлыкта калдырмый - ир хәтта кабереннән чыгып качарга мәҗбүр була.

“Мин Радик Гәрәевның татар эстрадасы өчен дә, башкорт эстрадасы өчен дә хас булмаган “Сагынырсың” дигән җырын ишеттем һәм,  шуның белән илһамланып, әлеге кинокартинаны төшерү идеясы туды. Шулай ук Рим Шәрәфетдиновның танылган “Алдар һәм соры бүре” мультфильмы да этәргеч ясады. Без “Пилорама”ны бик тиз төшердек. Аңа бәлки бик җитди дә карамаганбыздыр, чөнки моңа кадәр бик җитди фильмнар булды. Шартлар кырыс иде, әмма без бирешмәдек”, - ди яшь режиссер.

“Безнең фильмнары тамашачылар бәйрәм көтеп алган кебек көтеп ала” Айнур Әскәров Башкортстан кинематографиясенә бәя биреп, аның хәзер үсеш кичерүен, күп кинотасмалар яздырылуын, шул исәптән яшьләрнең дә күп фильмнар төшерүен билгеләп үтте.

“Хәзерге вакытта төбәк җитәкчесе грантына 2 тулы метрлы картина төшерелә. Шуларның берсе “Из Уфы с любовью” дип атала. Мин дә әлеге фильмның төшерү мәйданчыгында эшлим һәм, шул сәбәпле, Казандагы фестивальгә дә килә алмадым. Киноның премьерасы февраль аенда булыр дип көтелә”,- диде режиссер.

Айнур Әскәров сүзләренчә, Башкортстанда уза торган фестивальләр шактый күп һәм халык та милли киноны карарга бик теләп йөри. "Безнең фильмнарны тамашачылар бәйрәм көтеп алган кебек көтеп ала, заллар һәрвакытта да тулы. Хәзер бездә сыйфат ягыннан да үсеш зур һәм фильмнарны акчага күрсәтергә телибез, бу килеп чыга төсле. Кино тамашачыга барып җитсен дип тырышабыз һәм акрынлап кына шул дәрәҗәгә күтәреләбез", - диде. Узган ел Айнур Аскаровның 3 документаль картиналарыннан төзелгән альманахны прокатка чыгарган булганнар. Режиссер сүзләренчә, ул ай дәвамында зур уңыш белән барган.

Башкортстанда кино сәнгатенә зур игътибар бирелә. Режиссерлар дәүләт грантлары ала. Ел саен кимендә 2-3 фильм грант ярдәмендә төшерелә, дип билгеләп үтте режиссер.

“Акча беркайчан да күп булмый һәм җитми ул. Мин төшерә торган фильмда күп кешеләр катнаша һәм локацияләр кулланыла. Булат Йосыпов шулай ук күп кешеләр белән “Бабич” фильмын төшерә. Әлеге тарихи фильмның бюджеты 9 млн сум. Кино өчен бу бик аз бюджет, билгеле. Аеруча тарихи фильмнар өчен. Әмма без тырышабыз, төшерәбез”, - ди Айнур Аскаров. Аның сүзләренчә, прокатка чыга торган җитди картиналар төшерү өчен 1 млн доллар күләмендә акча кирәк. “Из Уфы с любовью” фильмын алар Башкортстан тамашачысы өчен махсус төшерелүен дә билгеләп үтте. Ул шулай ук прокатның уңышлы булачагына һәм 4,5 млн сум бюджетлы фильмның үз-үзен аклаячагына өмете булуын да яшермәде.

Башкортстан кинематографиясендә дә, башка милли кино сәнгатендәге кебек кыенлыклар бар. Шуларның берсе — техник хезмәткәрләрнең булмавы. “Бездә яхшы операторлар, техник хезмәткәрләр бер генә комплектта. Шуңа да бер режиссер төшергәндә, икенчесе көтеп торырга мәҗбүр. Яшьләр Мәскәүдә, Санкт-Петербургка китеп укый. Күпләре анда эшләргә дә кала. Әмма хәзер кире Башкортстанга кайтып, кино төшерү белән шөгыльләнүчеләр дә артты”,- дидеАйнур Аскаров.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев