Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтачта оригами ысулы белән "Сөембикә" манарасы ясаган оста яши

Балтачның «Факел» клубы хезмәткәрләре түгәрәккә йөрүче балалар өчен Таһир Садыйков белән очрашу оештырды.

Лаеклы ялга чыкканнан соң Таһир Ногманович оригами белән шөгыльләнә башлый. Ул аның белән шуның кадәр мавыгып китә һәм бүгенге көндә оригаминың чын остасына әйләнә. Аккошлар, вазалар, «Сөембикә» манарасын балалар зур кызыксыну белән карадылар. Таһир әфәнде балаларга оригами турында күп кенә кызыклы әйберләр сөйләде һәм аны ясау буенча мастер-класс үткәрде, бу эшнең үзенчәлекләрен аңлатты. Ул үзенең киләчәккә бистәбезнең үзәк мәчетен дә оригами аша сынландырасы килүен җиткерде, диелә Балтачның “Хезмәт” газетасы язмасында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев