Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балтачта мәчеткә йөрүче балаларга да беркетмә төзелгән

Балтач районының бер авылында кичен мәчеткә барган малайларга участок вәкиле беркетмә төзегән. Бу хакта районның яшүсмерләр белән эшләү комиссиясе утырышында билгеле булды. Төнге уникенче яртыда урамнан барган балаларга полиция хезмәткәре игътибар итмичә кала алмаган, җитмәсә, малайлар өйләренә кайту юлында да булмаган. Әлеге балалар бу көнне мәчеткә әбиләреннән башка гына барып, кайтканда урау юллар аша кайтырга теләгән. Әлеге хәлне ишеткән комиссия әгъзаларының кайберләре бу күренешкә аптырап, бу очракта беркетмә төзисе түгел, ә өйләренә озатып куярга кирәк иде, диештеләр, дип яза “Хезмәт” басмасы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев