Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Балигълык яшенә җитмәгән 5 меңләп татарстанлы эшкә урнаштырылган

20 июньгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 14 яшьтән 18 яшькәчә балалар эшкә урнаштырылган. Бүген бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде. Аның сүзләренчә, быел укудан буш вакытта 20,4 мең яшүсмерне эшкә урнаштыру планлаштырыла. Бу максатларга 26,1 млн сум бүлеп бирелгән. Чагыштыру өчен: 2014 елда балигъ булмаган 21 мең 171  укучы бала эшкә урнаштырылган, 2015 елда - 22 мең 447. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән акча мәшгульлек үзәкләре аша урнашкан үсмерләргә 1275 сум күләмендә түләнәчәк. Эш бирүче аларга минималь хезмәт хакыннан ким булмаган күләмдә хезмәт хакы түләячәк. Үсмерләр авыл хуҗалыгы, торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү, бюджет оешмаларында эшлиләр. "Муниципаль районнар бюджет оешмаларына эшкә урнаштырганда үз бюджетлары акчасын сарыф итә. Яшел Үзән, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск районнары, Чистай, Алабуга, Чаллы һәм Казан балигъ булмаган балаларны эшкә урнаштыру буенча активлык күрсәтә", - дип сөйләде Э.Зарипова. Хәзер мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәләрендә электрон мәгълүмат базасын булдыруда балигъ булмаганнар хезмәтенә ихтыяҗ барлыгына игътибарны юнәлтте ул. Бигрәк тә 7 нче клиник хастаханә, күмәч-кондитер комбинаты, 10 нчы балалар поликлиникасы, «Горводзеленхоз», Серго исемендәге завод, А.М.Горький исемендәге завод, «КАМАЗ» балигъ булмаган балаларны эшкә кабул итүдә актив катнаша. Спикер эшкә урнаштыру процедурасы турында сөйләде. Балигъ булмаган балаларга яшәү урыны буенча халык мәшгульлеге үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзләре белән паспорт, аның күчермәсе, ИНН, дәүләт пенсия иминияте таныклыгы күчермәләре, Россия Саклык банкы бүлегендә ачылган лицевой счет номеры, сәламәтлек турында белешмә булырга тиеш. Балалар белән хезмәт килешүен, ата-ананың берсе яки опека һәм попечительлек органы рөхсәте буенча төзергә була. Балигъ балмаганнарга тәкъдим ителә торган эш сәламәтлеккә зыян китерми торган җиңел хезмәт булырга тиеш.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев