Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Балаларның иҗатка тартылуы телебезнең зурлыгын, олылыгын күрсәтеп тора" - Роберт Миңнуллин

Хәзерге балалар сыйфатлы әсәрләр яза башлады. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин хәбәр итте. Кичә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында каләм тибрәтүче балалар арасында оештырылып килә торган “Глаголица” балалар әдәби премиясенең быелгы нәтиҗәләре хакында матбугат очрашуы булып узды. Анда “Счастливые истории” хәйрия фонды директоры урынбасары Гөлшат Вәлиева, Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин, рус шагыйрәсе Анна Русс, язучы Галимҗан Гыйльманов, шагыйрь Рифат Сәлахов катнашты. Роберт Миңнуллин “Счастливые истории” балаларга ярдәм итү фонды белән 4 ел эшли. “Глаголица” балаларның бәйсез әдәби премиясе конкурсының жюри төркемендә талантлы, үз эшенең осталары булган балалар шагыйрьләре һәм язучылар эшләвенә басым ясады. “Беренчедән профессиональ дәрәҗәдә эшли беләләр, – ди Роберт Миңнуллин. – Алар балалар белән дә, өлкәннәр белән дә заманча эшли ала. Конкурсның масташбы да киң. Татарстан, Россия белән генә чикләнеп калмыйча, чит илләргә дә барып җитте. Быел конкурста 2000 автор катнашты. Проектның ике телдә булуы да миңа бик ошый. Татар теленең кадерен яхшы аңлыйбыз. Бүгенге хәлен беләбез, ә киләчәген күз алдына да китерә алмыйбыз. Шуңа да карамастан балалар татар телендәге конкурста катнаша. Табигый ки, Татарстан районнарыннан татар телендә язылган әсәрләрне күбрәк алабыз. Киләчәктә Башкортстанда яшәүче татар яшьләрен дә проектка тартырга уйлыйбыз. Балаларның иҗатка тартылуы телебезнең зурлыгын, олылыгын күрсәтеп тора”. Конкурста катнашкан яшь иҗатчы әсәрләре буенча җәмгысе 3 альманах нәшер ителгән, кыска метражлы 19 фильм һәм 20 мультфильм төшерелгән. Һәр ел саен Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев татар телендәге иң яхшы иҗади хезмәтне билгеләп уза. Роберт Миңнуллин фикеренчә, хәзерге балалар сыйфатлы әсәрләр яза башлаган. “Элеккеге чорлар белән чагыштырганда, күпкә сыйфатлырак. Шәхсән үзем балалар матбугатында эшләгәнгә күрә, чагыштырып әйтә алам. Бу уңай күренештә ата-аналарның һәм укытучыларның да роле бар. Конкурска килгән хезмәтләрнең бер өлеше балалар әдәбиятына карый, балаларча язалар. Ә икенче өлеше олылар тематикасын кузгата, олыларча язарга тырыша. Мондый тәҗрибә дә начар түгел, дип уйлыйм. Балалар әдәбияты белән олылар әдәбияты аерылып торса да, аның уртак яклары да бар”, – диде шагыйрь. Пресс-конференция по итогам конкурса "Глаголица" Р.Миңнуллин татар телендә иҗат ителгән әсәрләргә бәя бирсә, рус шагыйрәсе Анна Русс рус телендә язылган балалар хезмәтләре белән танышкан. “Кызлар мәхәббәт турында, малайлар каһарманлыкны үз итә, – ди Анна Русс. – Иң кызыклысы шул: балалар үлем турында яза. Җавапсыз мәхәббәттән соң башларына үлемнән башка бернинди фикер килми кебек. Бу әлбәттә тормыш тәҗрибәсе булмаганнандыр. Әсәрләрендә еш кына үлем тасвирлана, проблеманы шулай хәл итәләр. Өлкәннәр кебек дөнья классикасы әдәбиятына таяна алмаганга күрә шулайдыр, дигән фикер туа”. Пресс-конференция по итогам конкурса "Глаголица" Конкурсның жюри әгъзасы шагыйрь Рифат Сәлахов исә, татар телендә иҗат иткән балалар күбрәк сугышта катнашкан каһарман бабаларын тасвирлый, табигатьне саклау темаларын күтәрә, дигән фикер җиткерде. Исегезгә төшерәбез, “Глаголица” балалар әдәби премиясе җиңүчеләре тантаналы рәвештә 25 ноябрьдә “Әкият” балалар үзәгендә бүләкләнәчәк.
 
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев