Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Авыл туризмы тарафдарлары үз маршрутларын интерактив карта ярдәмендә төзи алачак

Авыл туризмын үстерү, авыл территорияләренең комплекслы туристик продуктын таныту өчен интерактив карта төзергә уйлыйлар. Кичә Казанда узган “Идел буе федераль округында авыл туризмы үсеше: торышы, проблемалары, перспективалары” I төбәкара гамәли конференциясендә “Верное решение” компаниясе җитәкчесе Сергей Маслехин әлеге картаны тәкъдим итте. Ул җитәкләгән оешма территорияләр үсеше белән шөгыльләнә. “Туризм өлкәсендә шәһәрләрнең генә түгел, авылның, аерым утарларның танылуы да мөһим. Яшь буын мәгълүматны Интернет челтәрендә эзли. Менә шул үзенчәлекле кунак йортларын табу өчен берәр корал кирәк. Ул ачык фотосурәтләрдән, кызыклы видеодан, утар хуҗасының кыскача аңлаешлы сөйләменнән гыйбарәт булырга тиеш. Игътибарны теләсә нәрсә җәлеп итәргә мөмкин – кемдер, мәсәлән, агачтан уелган бизәкле эшләнмәләр ясый, берәр хуҗабикә үзенчәлекле әйбер белән сыйларга әзер һәм башкалар. Күпчелек Интернеттан, Яндекс карта, Гугл картадан эзләгәч, интерактив карта кирәктер дип уйладык”, - дип аңлатты Сергей Маслехин. Ул моны, әйтик, туристик компанияләргә мөрәҗәгать итмичә, велосипедта каядыр юл тотучыларга уңайлы булачагын әйтте. Сергей Маслехин "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә билгеләп үткәнчә, карта булдыру өчен авылларның, төрле хуҗалыкларның йөзен күрсәтүче “утар паспорты”н формалаштыру кирәк. "Анда бераз текст һәм игътибарны җәлеп итә торган визуаль элементлар булырга тиеш. Аннан инде шул утарларны картага төшереп булачак. Әмма ул үтемле булырга тиеш. Мәсәлән, каядыр барасың икән, Гугл карта шундук хәбәр итәргә тиеш – хәзер борылып, 5 км барсагыз, анда шул-шул әйбер булачак дип. Бу - идеалда инде, моның өчен кешенең кайдалыгы күзәтелеп торырга тиеш. Әмма бу чынга ашырып булмаслык нәрсә түгел”, - дип сөйләде Сергей Маслехин. Аның әйтүенчә, үзендә туристлар күрергә теләгән һәр кунак йорты, хуҗалыклар, авылларга паспорт тутыру тәкъдим ителәчәк. Паспортта объекттагы шартларга, мөмкинлекләргә галочкалар куелырга тиеш. Мәсәлән, “кунакларны шимбә-якшәмбе генә кабул итә алам”, я булмаса, “бәдрәф урамда” дип. Турист исә шунда үзен кызыксындырган әйбергә галочка куя ала. “Без фантазиябезне эшкә җиктек тә, баксаң, берничә мең пункт була ала икән. Маршрутлар формалаштыру да кирәк. Һәр турист та үзенә нәрсә кирәген белеп бетермәскә мөмкин. Әгәр аңа 1 мең пункт тәкъдим итсәк, аның башы әйләнәчәк. Шуңа күрә популяр маршрут тәкъдим итәргә кирәк. Мәсәлән, “бал” дигән пунктны сайласа, картада барлык объектлар күрсәтелергә тиеш булачак. Турист үзенә кирәкле критерийларны сайлап ала да, күрәсе килгән нокталарыннан маршрут төзеп, юлга кузгала алачак”, - дип аңлатты Сергей Маслехин. Ул бу эшнең бик күләмле булуын билгеләп узды. “Үзенә туристлар җыярга теләгән меңләгән авыл хуҗалыкларын колачлап була. Тик һәрберсе белән эшләргә, анкета тутыру, фото, видео, аудио урнаштыру таләпләрен аңлатырга кирәк. Кемдәдер, фотограф, видеооператор булмаса, авыл туризмы төбәк ассоциациясе үз белгечләрен тәкъдим итә ала”, - диде Сергей Маслехин. Ул хуҗаларның үзләре тәкъдим иткән хезмәтләр өчен тулысынча җаваплы булырга тиешлеген ассызыклады. Әйтик, атларым бар ди икән, анда терлекчесе дә, атлар белән ниндидер интерактив программалар, ашату өчен ризыгы да булырга тиеш. Әлеге интерактив карта Татарстанның Авыл туризмы ассоциациясенә тәкъдим ителгән. Соңгылары, үз чиратында, аны хуплаган. Сергей Маслехин әйтүенчә, бу картага туроператорлар да кушылып, билгеле бер турлар җыелмасын төзи ала.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев