Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Автостат": Россиядә иң популяр тотылган автомобильләр - Lada белән Toyota

Июньдә Россиядә кулланылышта булган автомобильләр базарында үсеш 12,4%ка арткан һәм 450 мең данә тәшкил иткән. Бу хакта "Автостат" аналитик агентлыгы үз тикшеренүләренә сылтама белән хәбәр итә, дип яза ТАСС. Шулай итеп, икенчел базарда элеккечә Lada лидер булып кала, гомуми күләмнең 28% процентка якыны аның өлешенә туры килә. Алар 125,6 мең данә тәшкил итә, бу узган елгы шушы ук вакыттагыдан 1,5 процентка күбрәк дигән сүз. Чит ил машиналары арасында Toyota автомобиле лидерлык итә, алар 51,9 мең (+18%). Өченче урында - Япониянең Nissan автомобиле (23,6 мең данә), бу маркадагы тотылган автомобильләрне сату күләме 15% ка арткан. Июньдә Россиянең икенчел базарында 13,6 мең күләмдә Lada Samara (+5,6%) лидерлыкта калган, икенче урында - 13,2 мең тотылган Lada 2107 (-6,7%), ә өченче - Ford Focus (11,3 мең данә, +20,3%), ул тотылган җиңел автомобильләр базарында иң күп сатыла торган чит машинасы титулын саклый. 2016 елның беренче ярты елы нәтиҗәләре буенча Россиядә җиңел автомобильләрнең икенчел базарында үсеш 11 процентка арткан һәм 2,5 млн берәмлек тәшкил иткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев