Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге Даими вәкиле Бөек Ватан сугышы ветеранын котлаган

Бүген Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Бөек Ватан сугышы ветераны Равил Миңнеәхмәт улы Җәләлетдиновны 90 яшь тулуы белән шәхсән котлады. Бу хакта “Татар-информ” агентылына Даими вәкиллектән Мария Генералова хәбәр итте. Равил әфәнде Ленинградта туган. 1941 елның августында, 14 яшьтә, Татарстанның Менделеевск районы Турай авылына эвакуацияләнә. Анда ул “Кызыл Май” колхозында эшли, аннары бер ел чамасы авыл советы секретаре була. 1943 елның язында фронтка китә. Аны Төньяк Кавказ фронтына Кара диңгез флотына – ерак арага ата торган яр буе артиллерия батареясына җибәрәләр. Аннары батареяның атамасы 1 нче гвардия Новороссийск артиллерия дивизионы дип үзгәртелә. Сугыш беткәч, 1945 елның августында ул юллама буенча Молотов исемендәге Хәрби-диңгез авиция-техник училищесына укырга керә. Авиамеханик белгечлеге алып, Хәрби-диңгез флотының Төньяк флотына авиация полкына хезмәт итәргә җибәрелә, анда ул “Каталина” самолётларына хезмәт күрсәтә. 1951 елда өлкән сержант Равил Җәләлетдинов Ленинградка кайта. Мурманск диңгез пароходлыгына электрик булып эшкә керә, төрле судноларда 4 арктик рейста була. “Обь” теплоходында, Океанография институты экспедицияләре составында, Җир шарын өч тапкыр урап уза. Юбиляр милләттәшебез Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән. Өлкән яшьтә булуына карамастан, зур планнар белән яши, тормышны бик ярата, туганнарының һәм якыннарының җылысын тоеп гомер итә. Без үзебезнең тарихыбызны беләбез, безнең өчен һәм Ватан өчен сугышканнар белән горурланабыз, диелә Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегеннән алынган язмада.

 Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев