Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ашыгыгыз! Республикада язылу кампаниясе 4 көннән тәмамланачак

Чаллы мэры Наил Мәһдиев бөтен Татарстанда бер ай элек башланган "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" акциясенә кушылды. Республикада язылу кампаниясе тәмамланырга 4 көн  вакыт калды. Бу хакта "Татмедиа" АҖ генераль директоры Андрей Кузьминның instagram челтәрендәге битендә хәбәр ителгән. Искәртәбез: 23 май көнне социаль челтәрләрдә #подпиширодителей и #подпишиблизких хештеглары белән "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" акциясе башланып китте. Акциядә катнашучыларга Татарстан журналлары һәм газеталарына язылырга тәкъдим ителә. Акциягә республиканың танылган кешеләре дә кушылды, алар бөтен татарстанлыларны битараф калмаска һәм әти-әниләрен һәм якыннарын вакытлы матбугатка язылырга чакырды. Газета-журналларга язылучылар арасында ТР министрлары, муниципаль берәмлек җитәкчеләре, депутатлары, иҗтимагый оешмалар һәм предприятие җитәкчеләре һәм башкалар бар. Әлеге акциягә сез дә кушылырга ашыгыгыз, "Казан утлары" журналына язылыгыз! Бәясе - нибары 404 сум, 20 тиен. Алда 4 көн вакыт калды!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев