Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Армиягә чакырылганнарның 99 проценттан артыгы хәрби комиссариатларга килгән

2016 нчы елның язгы-җәйге кампаниясе чорында хәрби комиссариатларга Татарстаннан 20 меңгә якын егет чакырылган. Армиягә алынучыларның чакыру кәгазе буенча килүе 99 проценттан арткан, ә аларның хәрби хезмәткә яраклылыгы – 74,5 процент. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Хәрби коммисариатының хәрби хезмәткә чакыру хезмәте бүлеге башлыгы Дмитрий Гурылев хәбәр итте. Югары уку йортларын тәмамлаган 5721 чыгарылыш студентының 1097се РФ Коралланган Көчләренә хезмәткә озатылган. Махсус урта уку йортларын тәмамлаган 5320 кешенең 2019ы хәрби гаскәрләр сафын тулыландырган. 36 татарстанлы контракт буенча хезмәт итү хокукыннан файдаланган. Аларның 16сы инде Армиядә хезмәт итә, тагын 16сы хәрби хезмәт үтүгә приказ көтә. “Быелгы чакырылышның яңалыкларының берсе – Татарстан хәрби комиссариатларында персональ элекрон карталар булдыру. 23 нче майда аларны җитештерү буенча урыннарда эш оештырылды. Карталар гражданинны теләсә нинди вазгыятьтә күзәтеп тору өчен кирәк – ул хәрби хезмәттә, учетта, резервта булганда да”, - дип белдерде Дмитрий Гурылев. Татарстанның Армия сафларына алынучылары хәрби хезмәт үтү өчен коры җир гаскәрләренә, Хәрби-Диңгез флотына, илкүләм гвардия сафларына һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына җибәрелгән. Дмитрий Гурылев сүзләренә караганда, Үзәк хәрби округы гаскәрләренә хезмәткәрләрне сайлап алуга аеруча зур игътибар бирелгән. Язгы чакырылыш барышында локаль гаскәрләргә 1 меңгә якын кеше җибәрелгән. 10 егет Президент полкына юлланган. Соңгы 4 ел эчендә Президент полкын Татарстаннан чыккан барлыгы 210 кеше тулыландырган. 19 кеше быел Преображенский полкы хезмәткәре булган. 4 ел эчендә анда 142 татарстанлы җибәрелгән. Армиядә хезмәт итү өчен төп медицина каршылыкларыннан сөяк-мускул системасы, йөрәк-кан тамыры авырулары һәм психик авыруларны әйтеп узарга була. Наркотик чараларны куллануга мәҗбүри тикшерү барышында хәрби хезмәткә чакырылучы берничә кешенең пробалары уңай булган. “Өч очрак ачыкланды. Армиягә чакырылучы бу кешеләр учетка куелды, һәм алар Коралланган Көчләрдә хезмәткә яраксыз”, - дип белдерде Дмитрий Гурылев.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев