Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Арчадагы “Без– Тукай оныклары” дигән аланына 150 яшүсмер чакырылган

4 июль көнне Арча районы Яңа Кырлай авылы җирлегендә “Без –Тукай оныклары” исемле чатырлы ял аланы ачылды. Ул 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Аны республика Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан мәгарифне үстерү институты, Арча районы оештырды, дип яза arskmedia.ru сайты. Татарстанның барлык районнарыннан, шулай ук Удмуртия, Мари Иле республикаларыннан, Саратов өлкәсеннән, Казахстаннан 12-17 яшьлек 150 яшүсмер катнаша. Программа татар халкының рухи-мәдәни мирасын саклап калу, татар телен һәм әдәбиятын, мәдәниятен, Г.Тукайның иҗатын өйрәнүгә юнәлтелгән. Анда танылган шәхесләр белән очрашулар, остаханә дәресләре уздырылачак. Балалар Кушлавыч авылы, Г.Тукай мемориаль, «Казан-арты» этнография, Әлифба музеена сәяхәт кылачак. Укучылар Кушлавыч авылындагы Г.Тукай музеенда булып, шагыйрьнең тормыш юлы, туганнары турында мәгълүмат туплады. “Тукай иҗатын өйрәнеп, кем миллионер була ала?” дигән сорауга да җавап эзләделәр. Иң зирәкләр дипломнар һәм төрле призлар белән бүләкләнделәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев