Апас районында гомер итүче Заһирә әбине Россия Илбашы котлаган

Апас районының Әҗем авылында яшәүче Заһирә әби Зиннәтуллина 90 яшьлек олы юбилеен каршылады. Әлеге уңайдан район башлыгы Рәшид Заһидуллин аның өендә булып, Россия Илбашы Владимир Путиннан Котлау хатын һәм үз исеменнән бүләк, чәчәк бәйләме тапшырды, дип хәбәр итә төбәкнең "Йолдыз" газетасы.

Йөзеннән нур, үзеннән җылылык бөркелеп торган Заһирә әби бүген дә хәрәкәттә. Чисталыгы-пөхтәлеге белән аерылып тора. Ил-көн хәбәрләре белән дә хәбәрдар. Газеталарга да бик теләп языла икән. Хәтта аны күзлек кимичә дә укып чыга. Шулай ук инә саплап, вак-төяк тегү, ямау эшләрендә дә күзлеккә “ялынмый”.

“Озын гомер итүнең сере гел хәрәкәттә булуда, үзеңне тыныч тотуда. Бүгенге тормышымнан бик канәгатьмен”, – ди ул. Чыннан да, Заһирә әби бүген балаларының, онык-оныкчыкларының яратуын, кайгыртуын тоеп бәхетле гомер кичерә. Тик әлеге көннәр җиңел генә бирелмәгән шул. Яшьлек еллары, җигелеп нужа арбасын тарткан көннәр дә хәтердән сызып атылмаган.

“Күп эшләдем. Хезмәтне җиңелгә, авырга бүлмәдем. Яшьлегемдә печәнен дә, борчагын да чаптым, урак урдым, көлтә бәйләдем, башак җыйдым. Үз гомеремдә ничә эскерт куелгандыр, хәтерләмим. Эскерт башында гел мин була идем. Чөгендер эшкәрткән еллар да үзәккә үткән. Колхозның без эшләмәгән эше калды микән?” – ди Заһирә әби.

Эшкә батыр, булдыклы ана янәшәсендә үскән балалар да шундый ук хезмәт тәрбиясе ала. Бүген Заһирә әби балаларының һәрберсе белән горурлана ала. Кияү, киленнәрен дә үз балалары кебек кабул иткән. Оныклары, оныкчыклары аны ярата.

Заһирә әби Зиннәтуллинаны олы гомер бәйрәме белән котларга “Свияга” берләшмәсенең Әлмәндәр бүлекчәсе буенча директор урынбасары Айдар Хәмидуллин, Әлмәндәр авыл җирлеге башлыгы Рамил Җәләлиев та килде. Алар да юбилярның тырыш хезмәте, үрнәк гомер юлы алдында баш иеп, иң ихлас теләкләрен җиткерделәр.

Заһирә әби үзен зурлаучыларның һәрберсенә догалар кылып, күңеле булып озатып калды. Киләсе юбилейларына да чакырырга онытмады.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: