Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Андрей Кузьмин: "Язылу кампаниясе уңышлы узды дип саныйм"

Татарстанда 2016 елның икенче яртысына республика һәм җирле басмаларга язылу тәмамланды. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте басмаларының гомуми тиражы 250 мең 443 нөсхә тәшкил иткән, бу 2015 елның икенче яртысындагының 92,1 проценты. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин хәбәр итте. "Язылу кампаниясе уңышлы узды, дип саныйм. Тиражны алдан фаразланганча 43 процентка кадәр төшермәүгә ирештек. Бу күрсәткеч 7,9 процент кына тәшкил итте. Ә узган ел тираж 9,8 процентка төшкән иде. Без кабул ителерлек динамикада калабыз, ул тискәре, әмма дөнья тенденциясе шундый. Басма мәгълүмат чараларына язылучыларның ел саен кимүе барыбызга да аңлашыла", - дип белдерде ул. А.Кузьмин сөйләвенчә, "Татмедиа" АҖнең шәһәр һәм район газеталарына язылу күләме 171 мең 773 нөсхә тәшкил иткән. Бу узган елгы шушы ук вакыттагының 92,7 процентын тәшкил итә. Республика газеталарына язылу күләме - 31 мең 759 нөсха (2015 елның икенче ярты елының 88,7 проценты), журналларга - 46 мең 911 нөсхә (узган елгы шушы ук вакыттагының 92,2 проценты). "Кайбер басмалар язылу тиражларын арттырган да. Мисал өчен, "Высокогорские вести" район газетасы 5154 әбүнәче җыйган, бу узган елның икенче яртысы белән чагыштырганда, 10,6 процентка күбрәк. "Теләче" газетасының тиражы 8,8 процентка, "Шәһри Чаллы" ныкы - 8,5 процентка, Мамадыш районының "Вятка" газетасы һәм Алексеевскиның "Заря" газетасы - 3,1 әр процентка арткан", - дип билгеләп үтте ул. Журналлар арасында да тиражларын арттыручылар шактый. "Ялкын" әбүнәчеләрен 37,9 процентка, "Безнең мирас - 34,1 процентка, "Казанский медицинский журнал " - 14,8 процентка, " Казан утлары " - 3,7 процентка арттырган. "Салават күпере" балалар журналы укучыларын узган елгы дәрәҗәдә саклап калган. "Россия почтасы" тарифлары артуга карамастан (уртача 10 процент чамасы), "Татмедиа" АҖ кабул иткән чаралар комплексы исәбенә, язылу тиражларының кинәт төшүенә юл куелмады. Май декадасында язылучыларга 10 процентлы ташлама тәкъдим ителде. Республика шәһәрләрендә һәм районнарында язылучылар һәм хат ташучылар, почта бүлекләре өчен төрле конкурслар үткәрелә. 19 августта язылучылар арасында бүләкләр уйнатылачак. Төп бүләк - телевизор. Шулай ук августта хат ташучылар конкурсына нәтиҗә ясалачак", - диде Андрей Кузьмин. Бу язылу кампаниясенең асылы "Татмедиа" АҖ оештырган "Әти-әниеңне яздыр. Якыннарыңны яздыр" акциясеннән гыйбарәт. "Бу акциягә кушылып, үз якыннарын, хәйрия максатларында аз керемле кешеләрне, ветераннарны ММЧ на яздыручыларга рәхмәт белдерәм. ТР Премьер-министры Илдар Халиковка, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, хакимият башлыкларына, республика министрларына, мәдәният эшлеклеләренә, җәмәгать эшлеклеләренә зур рәхмәт", - диде ул. ММЧында бу акция 354 тапкыр телгә алынган, социаль челтәрләрдә - 1726 тапкыр («Медиаология» мәгълүматлары буенча). "Бу акцияне дәвам итәчәкбез, әмма креатив идеяләр дә булачак. Яңалык кертү өстендә эшли башладык", - дип белдерде акционерлык җәмгыяте генераль директоры А.Кузьмин "административ ресурсларны кулланган өчен" акцияне тәнкыйтьләүләре турында искәртте. "Ул һәрвакыт булган. Административ ресурстан тыш гражданнарга мөрәҗәгать итү дә нәтиҗәле булды. Журналларга язылу процессының тотрыклы булуы күзәтелде, анда административ ресурс булмады. Язылучылар саны кинәт күтәрелү безнең басмаларга ышаныч артуы турында сөйли. Хәзер без контент, эчтәлек, электрон версияләр буенча эшлибез. Көндәлек басмаларны этәрү буенча планнарыбыз зур", - дип сөйләде ул. «Татмедиа» АҖ генераль директоры билгеләп узганча, берничә ай нәтиҗәсе буенча, Казанда берәмләп журналлар сату күләме 20 процент чамасы арткан. "Киләчәктә безнең журналлар сатыла торган нокталар санын арттырачакбыз, шулай ук федераль сәүдә челтәренә чыгу планлаштырыла. Монда закон чыгаручылардан ярдәм көтәбез. Басма ММЧын социаль продукт итеп карарга кирәк. Сәүдә челтәрләренә аларны кертү һәм анда сату өчен зур акчалар таләп ителмәсен иде. Шул вакытта аларны тарату челтәрләре һәм укучылар тагын да артачак", - дип тәмамлады ул чыгышын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев