Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Алексей Песошин татарстанлыларны Хәрби диңгез флоты көне белән котлады

Кичә Татарстан республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин татарстанлыларны Хәрби диңгез флоты көне белән тәбрикләде. "Бүген илебез Хәрби диңгез флоты көнен билгеләп үтә. Ватаныбызның хәрби флотының үткәне бөек илебез тарихыннан аерылгысыз. Хәрби диңгезчеләр һәр заманда да Россия дәүләтенә намуслы хезмәт иттеләр, аның оборона потенциалын ныгытуда катнаштылар, илебезнең сулык чикләрен дошманнардан сакладылар. Россия флоты тарихында диңгезчеләрнең батырлыгы белән сугарылган вакыйгалар бихисап. Хәрби-диңгез флоты диңгезчеләре Россиянең иң уңышлы хәрби традицияләренең дәвамчылары булып тора. Алар патриотик һәм хәрби бурычларын намуслы итеп үти, Россиянең милли куркынычсызлыгын тәэмин итә, дәүләт мәнфәгатьләрен саклый. Хәрби диңгез флоты элеккечә дәүләтебезнең тышкы сәясәтендә иң мөһим коралларның берсе булып тора, ул дөнья океаны киңлекләрендә Россия Федерациясенең мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итә. Язмышларын Хәрби диңгез флоты белән бәйләгән барлык татарстанлыларны чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаиләләрегезгә иминлек һәм хәрби әзерләктә яңадан-яңа уңышлар телим", - диелә котлауда.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев

2
X